erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җиңү яулаган "Арча балалары" бүләкләрен алды

Бүген, 6 февраль көнне, Казан арты музеенда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды

Узган елның июль аенда башланган "Мин Арча баласы" проекты җиңүчеләре бүләкләнде. Арча укучылар сарае оештырып, берничә номинациядә барган бу бәйгенең беренче этабына бүген нокта куелды. 

Бүләкләү чарасына Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Ильина Лия Юрьевна чакырылган иде. "Әлеге бәйгене кызыксынып күзәтеп бардым. Минем кызым да катнашты. Укучыларның туган як тарихы белән кызыксынып, югары дәрәҗәдәге эшләр тәкъдим итүләре белән горурланам,-" дип белдерде Лия Ильина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыннан да эшләрнең һәркайсы мактауга һәм соклануга лаек. Арча укучылар сараеның директор урынбасары Айгөл Галәветдинова әйтүенчә, проект әле дәвам итәчәк. Алдагы этабы да озак көттәрмес дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X