erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җиңү яулаучы спортчы егет

Ватанны саклаучылар көненә багышлап сайтыбызда уздырылган “Ил сагында горур якташлар” фотолар бәйгесендә барлыгы 38 катнашучы үзара көч сынашты. Чын мәгънәсендә барган кызу көрәштән соң иң күп тавыш җыйган өч егет җиңүче исемен алды.

Әлеге бәйге Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов белән берлектә уздырылды. Җиңүчеләр 23 февраль көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда оештырылган чарада бүләкләнде. Арчадан Азамат Һидиятуллин (5635 тавыш), Яңа Иябаштан Салават Гомәров (5551 тавыш), Өтнә авылы егете Дәниф Зариповны (4394 тавыш) тагын бер кат җиңүләре белән котлыйбыз.

Беренче урынны алучы Азамат Һидиятуллин тумышы белән Башкортстан егете. “Минем әти хәрби кеше иде. Шунлыктан мин туганчы ук гаиләмә гел төрле җирләргә күченеп йөрергә, төрле төбәкләрдә яшәргә туры килә. Мин Башкортстанның Ишембай шәһәрендә тудым. Бераздан Туймазы районының Кәкребаш авылына күчендек. Балачагым шунда үтте”, – дип таныштырды ул үзе белән.

 Медицина юнәлеше буенча укуын тәмамлаганнан соң, Азаматның әнисен Казахстанга эшкә җибәрәләр. Әнә шул якларда ул булачак тормыш иптәшен очрата. Башкортстанга күченеп, гаилә корып яши башлыйлар, бер-бер артлы ике уллары туа.

2007 елда, әтисе вафатыннан соң, Азамат әнисе белән Арчага күченеп кайта. Бүгенге көндә алар әбисе янәшәсендә яшиләр. Абыйсы, гаилә корып, Башкортстанда яшәп кала.

КФУның спорт бүлегендә белем алган Азамат Һидиятуллин 2017 елның җәендә армия сафларына китә. Башта егет биш ай дәвамында Саратов өлкәсенең Вольский шәһәрендә өйрәнү бүлегендә була. Аннан соңгы бүленеш вакытында Түбән Новгород өлкәсенә күчерелә. “Өйрәнүләр вакытында таләпләр кырысрак иде. Хәрби частька күчкәч җиңеләйде сыман тоелды. Атна ахырында берничә сәгатькә телефоннарны бирделәр, якыннарыбыз белән элемтәне өзмәдек. Яшьләргә армиядән курыкмагыз диясе килә. Анда бернинди куркыныч нәрсә дә юк”, – диде райондашыбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзерге вакытта Азамат Һидиятуллин Арча спорт мәктәбендә эшли. Җиңел атлетика юнәлеше буенча 7-14 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр белән шөгыльләнә. Егет өчен спорт – ул яшәү рәвеше. Буш вакытында йөгерергә, велосипедта йөрергә, чаңгы шуарга ярата. Спорт мәктәбенең тренерлар командасы белән дә, укучылары белән дә һәрдаим төрле бәйгеләрдә, ярышларда катнашып тора ул.

Безнең сайтта узган фотолар бәйгесенә фотосын иң соңгылардан булып җибәрә Азамат. Катнашыргамы, юкмы, дип озак икеләнеп йөрдем, ди ул. “Бәйге турындагы игъланны Инстаграм битеннән күрдем. Сезнең язмаларны һәрдаим күзәтеп укып барам. “Арча хәбәрләре” газетасын да гел алдырабыз. Әбием бик яратып укый. Бәйгедә катнашучы гына булып калмыйча, җиңүче булуыма чиксез шатмын”, – дип, куанычы белән уртаклашты Азамат Һидиятуллин.           

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X