erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ягулык чорына күп калмады

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция булды.

Аны министр урынбасары Илдус Насыйров алып барды. Республиканың әзерлек штабының чираттагы утырышында ягулык-энергетик объектларының һәм торак-коммуналь комплексларның 2022–2023 елдагы ягулык чорына әзерлеге турында сөйләшенде. Видеоконференциядә безнең районнан башкарма комитет җитәкчесе Ренат Гатиятов һәм белгечләр катнашты. Республика күләмендәге утырыш тәмамлангач, Ренат Гатиятов җитәкчеләр, белгечләр белән районның ягулык чорына әзерлеге турында сөйләшү алып барды. Арчадагы күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү турында да сүз булды. 2022 елга планга кертелгән йортларда инде төзекләндерү эшләре, вак-төяктән кала,  тәмамланган. Ә менә ягулык чорына объектларны әзерләү буенча эшлиселәр бар әле. “Вакыт бара, ягулык чорына әзерләнүгә бөтен көчне тупларга!” – дип тәмамлады сөйләшүне Ренат Гатиятов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ахырдан торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы җитәкчесе Айрат Шәйхетдинов белән сөйләштек. “1 сентябрьгә ягулык чорына барлык әзерлек чаралары тәмамланырга тиеш, – дип әйтте ул безгә. – Хәл итмәслек проблемалар юк. Өлгерергә тиешбез”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X