erid:2VtzquqpS7d
Якутия делегациясе Арчада
Арча яңалыклары

Якутия делегациясе Арчада

Бүген Арчада Саха (Якутия) республикасының авыл хуҗалыгы министры Александр Атласов җитәкчелегендәге делегация булып китте.

Алар Арча сәнәгать паркында булып, анда төзелгән терлек азыгы катнашмасы заводы белән таныштылар. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

- Без Арчага биредә яңа технологияләр куллану буенча сезнең районның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү өчен килдек. Киләчәктә үзебездә аны киң файдаланырга ниятлибез, - диде Александр Атласов.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев