Күрәчәкме бу? Гомер бетүме? Саксызлык, уйлап эш итмәү бәласеме? Бик кызганыч.
Казанда Аккош күле янында юл аркылы чыккан хатын-кызны машина бәрдергән
«Аккош күле» тукталышы янында юл аркылы йөгереп чыккан хатын-кызны машина бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Хатын-кыз «Нарат» кафесы ягыннан Аккош күле ягына юл аркылы чыгарга теләгән. Якында гына җәяүлеләр өчен җир асты юлы булса да, җәяүле аннан бармаган. Аны Škoda машинасы бәрдергән.
39 яшьлек хатын-кыз алган яраларыннан һәлакәт урынында вафат булган.
Нет комментариев