Якыннарына бүләк ясаучылар бүләк алды
Тарихи даталарны да барладык, истәлекләр белән дә уртаклаштык, шаярышып көлештек тә, алдагы бәйгеләрдә тагын күрешергә сүзләр дә куештык
17 октябрьдән 3 декабрьгә кадәр редакциябездә “Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр” акциясе барды. Аның шартлары буенча әби-бабаңны, әти-әниеңне, күршеңне, дустыңны яки башка якын кешеңне “Арча хәбәрләре” яисә “Арский вестник” газетасына 2025 елның беренче яртыеллыгына яздырырга кирәк иде.
Әлеге яздырган квитанцияне тотып, якының белән фотога төшеп, аны безгә юллау мәҗбүри шартларның берсе булды. Фотолар 1 декабрьгә кадәр кабул ителде. Катнашучылар белән газетабыз битләрендә таныштырып бардык.
Бу атна башында акциядә катнашучылар арасында истәлекле бүләкләр уйнатылды. Мөмкинлекләре булучылар уенның шаһитлары да булдылар. Уен гына түгел, бу очрашу чын мәгънәсендә матур бәйрәм булды. Укучыларыбыздан җылы сүзләр, матур теләкләр кабул иттек.
“Әниемне дә алып киләсем килгән иде, тик ул бик оялчан, килергә кыймады. Сезнең газетаны бик яратып укый. Акция турында ишеткәч, быел үзем бүләк итеп яздырырга булдым. Рәхмәт сезгә”, – диде беренчеләрдән булып акциябезгә кушылучы укучыбыз Айрат Галиуллин.
Газетага даими хатлар җибәрүче хәбәрчебез Габделбәр Сабиров ни өчен күршеләренә бүләк ясарга булганлыгы белән уртаклашты. “Район газетасы килгән саен, минем газетаны алып укыйлар иде. Тукта әле, үз газеталарын укысыннар әле дип, киләсе яртыеллыкка үзләрен яздырып куйдым. Һаман минекен укымасыннар”, – дип көлдереп алды ул безне.
Иске Чүриледә яшәүче Шәүкәт Вәлишин концерт номеры да бүләк итте. Баянда үзе уйнап, үзе җыр башкарды ул.
Ә очрашуның иң күңелле мизгелләре – бүләкләр бирү иде. Акциядә катнашучы бер генә кеше дә бүләксез калмады. Сиринә Зәйнетдинова концертына билетлар, көндәлек кирәк-яраклар, савыт-саба һәм “Арча” радиосы аша котлау бирү мөмкинлеге – укучыларыбызга бирелгән бүләкләр.
“Арча хәбәрләре” белән бергә булып, якыннарын сөендергәннәре өчен без аларны әнә шулай сөендерергә булдык. Тагын бер кат рәхмәт сезгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев