erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр мәктәбендә экологик чара узды

«Без табигать балалары» дип исемләнгән чара мәктәпнең 2нчы сыйныф укучылары катнашында узды

Экологик чараның кунаклары Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Гөлнара Абдрахманова Гөлнара, Рәшит Әхмәтҗанов һәм Татарстан Республикасы экология  Һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Алия Шаймуллина иде. 

Укучылар чыгышыннан тыш, Г. Бәшировның "Җидегән чишмә" әсәреннән өзекләр белән һәм "Саклап калыйк җирне мәңгегә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Аларны авыл китапханәсе хезмәткәрләре (Лилия Фәйзрахманова, Гөлшат Нәбиева ) тәкъдим итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Без табигать балалары" бәйрәмен оештыручылар - башлангыч сыйныфлар укытучысы Рания Сафина, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм педагог-оештыручы Чулпан Хайруллина. "Әлеге тәрбияви чара укучыларда табигатькә карата мәхәббәт уяту һәм әйләнә-тирәбезне сакларга өндәү максатыннан уздырылды", - диде алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X