erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр шугалагында ел символы буларак гаилә учагы кабызылды

Татарстан Республикасының Хоккей федерациясе оештырган гаилә-спорт фестивале икенче ел рәттән Арча җирлегендә узды.

27 гыйнвар көнне Яңа Кенәр авылы шугалагында спорт сөюче райондашларыбыз җыелды. Биредә Татарстан Республикасының Хоккей Федерациясе Арча районы хакимияте һәм Елена-Геннадий Тимченко хәйрия фонды белән берлектә традицион "Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам" исемле гаилә-спорт фестивале уздырды. 

Ачык һавада үткән спорт һәм гаилә бәйрәмен Арча районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Хоккей Федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев ачты. 

- Әлеге фестивальнең икенче ел рәттән безнең районда уздырылуы бик зур вакыйга. Моның өчен оештыручыларга рәхмәт. Яңа Кенәр - зур авыл җирлеге. Биредә бик актив һәм спорт сөюче халык яши. Бу авыл миңа аеруча якын, чөнки мин үзем дә хоккей уйнарга биредә өйрәндем. Бүгенге чарага килгән катнашучыларга шулай ук рәхмәтемне җиткерәм, - диде район башлыгы үз чыгышында.

Федерациянең башкарма директоры Кирилл Голубев Арча районының спортны , аеруча хоккей юнәлешен үстерүдә зур эше алып баруын ассызыклап китте һәм югары дәрәҗәдә каршы алучы район хакимиятенә, Яңа Кенәр авыл җирлегенә, барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде. "Безнең максат спортка тагын да күбрәк кешене җәлеп итү", - диде ул.  

Бу көн Арча районында "Гаилә елы"н бердәм ачу көне буларак та истәлекле булды. "Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам" фестивале кысаларында символик рәвештә гаилә учагы кабынды. Аны Яңа Кенәрнең күп балалы, үрнәк Гөлфия-Илһам Хәбибуллиннар гаиләсе һәм яшь гаилә Нурзилә-Айзат Гайнуллиннар кабызды. 

 "Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам" гаилә-спорт фестивале республикада 16нчы тапкыр балаларның физик күнекмәләрен үстерү, районнарда хоккей уенын пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен ныгыту һәм гаиләләрдә спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылып килә.

Быелгы спорт бәйрәменең төп уеннарында 46 команда составында 100дән артык уенчы катнашты. Яшь үзенчәлекләренә карап тупланган командалар өчәр кешедән торган төркемнәргә бүленеп, өч дивизионда ярышты. Төркемнәрне балалардан гына торган, әти-әни белән бер бала һәм ике бала белән әтидән торган командалар тәшкил итте. Арчаның 5нче гимназисе, 1нче, 6нчы мәктәбе, күппрофильле лицее, Яңа Кенәр, Носы, Апаз, Хәсәншәех, Иске Ашыт, Лесхоз авыллары мәктәпләре укучылары, укытучылары һәм әти-әниләре катнашты. 

Биредә моңарчы хоккей уйнамаган малай-кызлар үзләрен бозда сынап карадылар. Һәр катнашучыда тимераяк һәм җылы кием булу шарт иде. Уенга чыкканда балаларга махсус баш киеме һәм һәр катнашучыга хоккей кәшәкәсе бирелде. Барлык уеннар тәмамланганнан соң, һәр дивизионда өчәр урын билгеләнде. Җиңүчеләргә диплом, кубок һәм медальләр тапшырылды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шугалакта барган хоккей уеннарыннан тыш, хәрәкәтле уеннар оештырылган иде. Аларда һәркем катнаша алды. Олысы да, кечесе дә хоккей капкасына алка кертеп карау, күңелле стартларда катнашу һәм шарларда сикереп уйнау мөмкинлегенә ия иде. 

Аерым мәйданчыкта "Итекле хоккей" уены узды. Мәктәп укучылары да, төрле оешма хезмәткәрләре дә җитезлекләрен сынап карадылар.

Һәр теләгән кеше кыр кухнясында пешкән җылы карабодай боткасыннан авыз итеп, кайнар чәй белән сыйланды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган матур җырлар, күңелле чыгышлар бәйрәмгә килгән халыкның күңелен ачты. 

Фестивальнең иң көтеп алынган мизгелләренең берсе бүләкләр уйнату иде. Бәйрәм барышында өләшенгән купоннар очраклы рәвештә кайберәүләр өчен бүләк булып чыкты. Бәйрәм логотибы төшерлгән шарф, кофта, футболкалардан башлап, өстәл уеннары һәм телефонга кадәр уйнатылды. Төп бүләк телевизорны уйнаткан вакытта шугалакта тынлык урнашты. Әлеге зур бүләкне фестивальнең төп уенында катнашып, үз дивизионында 3нче урынны яулаучы 5нче гимназия укучысы Мәрьям Габдрахманова отты.  

Арча районы өчен зур бәйрәм булган сәламәтлек, спорт һәм гаилә кыйммәтләре бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар бүләкләр генә түгел, күтәренке кәеф һәм онытылмас хис-тойгылар алып киттеләр.

Җиңүчеләр исемлеге
“А” дивизионы (8-12 яшьлек кызлар)
1 урын  - Диана Рутковская, Алина Хәйретдинова, Зөбәрҗәт Гайнуллина (Яңа Кенәр мәктәбе).
2 урын - Ралия Хәбибуллина, Камилә Латыйпова, Эльвира Хайруллина (Яңа Кенәр мәктәбе).
3 урын - Дилә Сабирова, Гәзизә Сәфиева, Рамина Ибрагимова (Арчаның 5нче гимназиясе)
“Б” дивизионы (12-14 яшьлек кызлар)
1 урын – Ильзирә Самигуллина, Ильсинә Хәсбиуллина, Юлия Петрова (Носы мәктәбе)
2 урын - Зилә Фазылова, Динара Рәхимова, Азалия Заһидуллина (Арчаның 6нчы мәктәбе)
3 урын - Мәдинә Габдрахманова, Самира Гыйниятуллина, Ләйлә Сабирова
 (Арчаның 5нче гимназиясе)
“В” дивизионы (8-12 яшьлек малайлар)
1 урын - Амирхан Сагитов, Риназ Зарипов, Ильяс Гафуров (Арчаның 6нчы мәктәбе)
2 урын - Миндияр Миннибаев, Азамат Тимергалиев, Булат Самигуллин (Апаз мәктәбе)
3 урын - Тимур Рахматуллин, Рамазан Хайруллин, Даниль Әгълиев (Арчаның 6нчы мәктәбе)
“Г” дивизионы (12-14 яшьлек малайлар)
1 урын - Алмаз Хуҗиев, Адель Бәйрамов, Рамил Муртазин (Яңа Кенәр мәктәбе)
2 урын - Айзат Гәйфетдинов, Наиль Нәбиев, Алмас Гарифуллин (Хәсәншәех мәктәбе) 
3 урын - Ильяс Чумаков, Ильшат Гәйнетдинов, Газиз Миннебаев (Апаз мәктәбе)
“Д” дивизионы (әти һәм ике бала)
1 урын - Илназ Муллагалиев, Әмирхан Муллагалиев, Камилла Муллагалиева (Яңа Кенәр)
2 урын - Алмаз Нигъмәтуллин, Тимур Нигъмәтуллин, Әскәр Нигъмәтуллин (Арча)
3 урын - Ирек Тереньев, Ислам Тереньев, Раниль Нуриев (Яңа Кенәр)
“Е” дивизионы (әти-әни һәм бер бала)
1 урын - Алмаз Муллагалиев, Ильсаф Муллагалиев, Зәринә Муллагалиева (Яңа Кенәр)
2 урын - Азат Габдрахманов, Рәзил Габдрахманов, Әмир Габдрахманов (Яңа Кенәр)
3 урын - Илнар Сафин, Айгуль Сафина, Рамазан Сафин (Арча)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X