erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә Ришат Галиуллин истәлегенә волейбол ярышы оештырылды

Матур очрашу.

Яңа Кенәрдә Ришат Галиуллин истәлегенә волейбол ярышлары булды. Ришат авылның тырыш, яхшы кешесе иде, ди авылдашлары. Үз көче белән эшмәкәрлек эшен ачкан, мәчеткә өстәл, урындыклар эшләп биргән, авыл кешесенә ярдәмчел булган кеше ул. Йөрәк белән китеп барган. Ришатның апасының кызы Вәсиләнең улы Эльмир Әлтәфов  оештырган очрашуны. Ул үзе дә волейбол уйный. Яңа Кенәрдә күршесе Марат Сәфәров та булышып йөргән. Ярышта 6 команда катнашкан. Арча командасы җиңгән. 2нче урында - Яңа Кенәр командасы. 3нче урында -  Эльмир Казаннан үзе белән алып кайткан команда. Кайнар ризык та оештырылган. Бар да бик канәгать калган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X