erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә узган Мөселман яшьләре спартакиадасы: намаз укучылардан торган командалар составы, балалар өчен бушка батут, һәркемгә җылы пылау

Бүген, 2 июль көнне Арча районында беренче тапкыр Мөселман яшьләре спартакиадасы узды.

Чара Яңа Кенәр авылында оештырылган иде. 

Узган атнада ислам дөньясының иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете көннәре иде. Шул уңайдан Яңа Кенәр мәчете әһелләре, авылның битараф булмаган мөселманнары зур спорт чарасы һәм балалар өчен күңелле ял уздырды.

Авыл мәктәбенең спорт мәйданнарында ярышлар барса, аерым мәйданчыкта кечкенә балалар өчен дини уеннар узды. Балалар өчен тәм-томнар, уен чаралары һәм корбан итеннән пешерелгән кайнар чәй белән пылау – бар да бушка иде. Бирегә килгән һәр гаилә рәхәтләнеп ял итте.

Бәйрәмнең төп чарасы республикабыз районнарыннан җыелган мөселман яшьләре катнашындагы спартакиада кичкә кадәр дәвам итте. Арча, Яңа Кенәр, Саба, Алабуга, Казаннан килгән алты команда спорт ярышларында көч сынашты. Ярышларда катнашучылар өчен төп шарт командадагы һәркемнең бишвакыт намаз укуы иде. Аның максаты – мөселман яшьләрен берләштерү, кардәшлек хисләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен күрсәтү һәм киләчәк буында ислам диненә карата мәхәббәт хисләрен тәрбияләү.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Югары дәрәҗәдә оештырылган бу чарада катнашучыларны һәм җанатарларны Казан шәһәренең баш мөхтәсибәте Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Арча шәһәре Имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллинның ярдәмчесе Айдар хәзрәт Сафиуллин, Яңа Кенәр авылы мәчете имамы Ирек хәзрәт Галиев сәламләде. 

– Барыгызны да бүгенге чара белән тәбриклим. Аллаһ Тәгалә бу чараның дәвамлы булуын насыйп итсен. Имин, намуслы ярышлар булсын. Моңа өстәп, бүген җиребезгә бик кирәк булган яңгырлар явып, корылык бетүен телим, - дип, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ихлас теләкләр белән чараны ачып җибәрде.
  

Айдар хәзрәт Сафиуллин һәр катнашучыга уңышлар теләп, Коръән аятьләрен укыды. Ирек хәзрәт динебездәге хадисләрне мисалга китереп, бәйрәмне оештыручыларга мактау сүзләрен җиткерде.

– Соңгы елларда динебез үсә, Әлһәмдүллиләһ. Ислам диненең бөтен тормышыбызны биләп торуын истән чыгарырга ярамый. Безнең диндә дә бәйрәмнәр бар. Бүгенге спартакиада Корбан гаетенең дәвамы булып тора. Бу бәйрәмне оештырган өчен, монда катнашкан өчен безгә Аллаһ Тәгалә савап бирә. Яшьләребезнең дингә килүе дә сөендерә. Әлеге бәйрәмне дә бит яшьләребез тәкъдим итеп, аларның тырышлыгы белән оештырдык. Бу эшләре дәвамлы булсын, - дип хәер-фатыйхасын бирде ул. 
    

Ярышларга бәя бирүче баш хөкемдар Ришат Садиков һәр юнәлеш буенча билгеләнгән хөкемдарлар белән таныштырды һәм спартакиадага старт бирде. Мини футбол, батминтон, турникта тартылу, кул көрәше, таяк һәм бау тартышу уеннарында катнашып, командалар арасында өч җиңүче билгеләнде. 

Алтын медальгә – Казанның Киндери бистәсе “Әхтәм” мәчете, көмеш медальгә  – Арчаның “Шәрык” мәчете, бакырга Яңа Кенәр мәчете командасы лаек дип табылды. 
Моннан тыш һәр спорт ярышының да җиңүчеләре билгеләнде. Иң озак баручы ярыш ул – мини футбол иде. Кагыйдә буенча, һәр командада бишәр кеше капма-каршы уенда көч сынашты. Хуҗалар бу ярышта бераз гына сынатып, дүртенче урында калдылар. Беренчелекне киндериләр, икенче урынны арчалар, өченче урынны Саба командасы яулады. Алдынгыларга диплом, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Казан шәһәре Киндери бистәсенең имам хатыйбы Марат хәзрәт Вәлиуллин әлеге спорт бәйрәмен оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Мөселман яшьләренең шулай җыелуларын хуплап, мондый чараларның ешрак булуын теләде. 

Мөселман яшьләре спартакиадасын оештыручыларының берсе, Яңа Кенәр мәчете имамы ярдәмчесе Таһир Аксаков белән сөйләштек. 

– Узган ел шушы ук вакытта мәчетебез каршында балалар өчен Сабантуй уздырган идек. Быел бу матур традицияне дәвам итәргә булдык һәм спорт ярышлары формасында эшләргә ниятләдек. Мондый ук масштаблы бәйрәм булыр дип уйламаган идек. Аллаһка шөкер, барысы да әйбәт кенә узып китте. Иганәчеләребез сер булып калсын, алар үзләрен күрсәтергә теләми. Һәркайсын Аллаһ Тәгалә үзе ярдәменнән ташламасын. Элек-электән спорт ягыннан көчле булган Кенәребездә мондый спартакиадаларның ел да узуын  телим, - диде якташыбыз.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев