Яңа Кенәрдә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннар һәм МХО зонасында булучылар хөрмәтенә чәчәкләр салынды
Бүген, 1 июльдә Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннар көне уңаеннан Яңа Кенәр авыл җирлегендә матур чара узды.
Авыл үзәгендә урнашкан хәтер тактасы һәм солдат һәйкәле каршында Әфган сугышы ветераннары һәм якыннары махсус хәрби операциядә булучылар җыелды. Яңа Кенәр, Шурабаш, Шура, Байкал, Түбән Оры, Кызыл Яр, Мәмсә, Яңа Сәрдә әфганчылары дәһшәтле хәрби хәрәкәтләрне искә алса, уллары, тормыш иптәшләре, әтиләре Украинада булучылар якыннарының исән-имин кайтуын теләде.
Чараны Шура авылында гомер итүче әфганчы Зөлфәт Шәйхиев ачып җибәрде.
"Төрле хәрби хәрәкәтләрдә яу кырында ятып калган һәм аннан кайтып та арабыздан киткән якташларны без онытмаска тиеш. Тере чәчәкләр салып, бүген аларны искә алабыз", - диде ул.
Аның сүзләренә махсус хәрби операциядәге уллары өчен көн дә ут йотып торучы Халидә Рәхмәтуллина һәм Зөлфия Нугаева кушылып, бүген кадерле кешеләрен көтүче барлык кешеләргә сабырлык сорап, илгә тынычлык килүен теләделәр. Әтисен сагынып көтүче 12 яшел Раил дә "Әтием тизрәк кайтсын иде!"- дип теләде.
Авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин бүген авыл җирлегеннән чыгып китеп, илебез тынычлыгы өчен көрәшүче 28 ир-егетнең якыннарына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм тизрәк әйләнеп кайтуларын теләде.
Бирегә җыелучылар яу кырында ятып калган якташлар истәлегенә һәм бүген хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы авылдашлар исәнлегенә һәйкәл каршына чәчәкләр салды.
Ахырдан теләге булган һәркем авыл Мәдәният йорты бинасында урнашкан Әфганчылар музеена кереп, биредәге истәлекләр белән танышты. Әлеге хатирә почмагы бер елга якын гына эшләсә дә, үзендә бәяләп бетергесез истәлекләрне саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев