erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңасына да кадер юк

6 декабрьдә техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлауның торышын кабул итү булды

Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов катнашты.

Комиссия әгъзаларының фикеренчә, күпчелек хуҗалыкларда әлеге эшкә җаваплы караганнар.“Казанка”, “Кызыл Яр”, “Заря”  ширкәтләрендә тагылма кораллар язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Аларны декабрь аенда әзерләп бетерү бурычы куелган иде. Ремонт бригадалары өчен шартлар тудырылды, эш урыннары җылы, уңайлы.

Ә менә “Төрнәле–Пошалым”, “Кишет” ширкәтләрендә хәл аянычлы. Шунысы бигрәк тә кызганыч – ике хуҗалыкта да быел гына алынган яңа техника да кышкы саклауга куелмаган, чистартылмаган, юылмаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә комбайнчыларга әлегә кадәр тиешле хезмәт хакын түләп бетермәгәннәр, ремонт бригадасы юк. Гомумән, баш инженердан башка эшләүче дә калмаган дигән фикер туды.

Комиссия мондый хуҗалыкларга эшне, төзәтү өчен яңа сроклар билгеләде, әмма уңай якка үзгәреш булуы икеле.

Безнең шартларда ашлама кертмичә мул уңышка өмет баглап булмый. Субсидия алу өчен бер гектарга кимендә 50 килограмм минераль ашламаны үз акчаңа туплап куярга тиешсең. “Кырлай”, “Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Северный”, “Игенче”, “Ашыт”, “Кызыл Яр” ширкәтләре бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X