erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Янгында өч бала һәм әтиләре һәлак булган

Бер балачы белән хатын-кыз хастаханәдә

Бүген иртән Татарстанның Питрәч районында Яңа Шигали бистәсендә иртәнге сигезенчедә янгын чыккан. Нәтиҗәдә, дүрт кеше һәлак булган.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бистәдә ике катлы шәхси йортка ут капкан. Анда дүрт балалы гаилә яшәве билгеле.

Бер бала белән хатын-кыз янгыннан чыга алган. Хәзер алар хастаханәдә. Әти кеше һәм тагын ике бала һәлак булган. Башта дүртенче баланың язмышы билгеле булмый, әмма соңрак аның да мәете табыла. Шулай итеп янгында 52 яшьлек ир-ат һәм 11, 7 һәм 5 яшьлек өч кыз һәлак булды. Әни кеше ике яшьлек баласы белән хастаханәдә ята.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Яңа Шигали бистәсендәге шәхси йортта янгын чыгуның ике төп сәбәбе карала. «Хәзер урында янгын сүндерүчеләр бригадасы белгечләре эшли. Янгын чыгу сәбәпләренең ике төп версиясе карала. Алар – мич җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу. Урында шулай ук Тикшерү комитеты эшли», – дип аңлаткан «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Максим Трущин.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kotochkych-tatarstanda-yangynda-ch-bala-m-tilre-lak-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X