erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ярты гасырлык парлы бәхет белән уртаклаштылар

Еллар сынавына бирешмичә, олы мәхәббәтне саклап, иңне-иңгә куеп гомер итүчеләргә сокланмый мөмкин түгел. Илле еллык мәхәббәт тарихын һәм төпле нигезләрен булдыручы Фәттаховлар гаиләсе әнә шундыйлардан.

Роза һәм Лиюс Фәттаховлар алтын туйларын билгеләп үтте. Район ЗАГС бүлегенең гаилә бәйрәмнәре залында бу көнне әлеге парлар өчен иң якын кешеләр җыелган иде. Балалары, оныклары һәм якын туганнары Роза ханым белән Лиюс әфәнденең олы шатлыгын уртаклашты. Юбилярлар ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куеп, “Алтын туй” таныклыгын алды һәм тугрылык билгесе итеп, алдын балдаклар алмашты. 

Фәттаховлар гаиләсен Арча районы башлыгы Илшат Нуриев исеменнән район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды. Әлеге гаиләгә соклануын белдереп, үз исеменнән дә ихлас теләкләрен җиткерде ул. “Безнең районыбыз республикада иң зур районнарның берсе. Районыбызда 51 мең кеше яши. Шәһәребезнең 21 мең халкы бар. Аларның күпчелеге хатын-кызлар. Хатын-кызлар советы рәисе буларак шуны әйтә алам, ир-атның бәхете дөрес хатын-кызны очратуда. Бүгенге бәхетле парга карап, Лиюс әфәнденең Роза апага булган җылы карашыннан чыгып, моның шулай икәне тагын бер кат раслана. Әлеге парның бер-берсенә булган хөрмәте, мәхәббәте сизелеп тора. 50 ел бергә гомер итү – ул Аллаһы Тәгаләдән бирелгән зур бүләк. Димәк сез бу бәхеткә лаек”, – дип мөрәҗәгать итте ул юбилярларга.

Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова да әлеге үрнәк гаиләне котлап, истәлекле бүләк тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фәттаховларның мәхәббәт тарихлары 1972 елдан башлана. Әлеге елның 1 май бәйрәмендә таныша һәм бер күрүдә бер-берсенә гашыйк була егет белән кыз. Әгерҗе районы кызы Роза һәм Әтнә егете Лиюс Казанда иминиятләү оешмасында эшли ул елларда. Озак та үтми, шул елның 12 августында мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерә һәм кулларына ир белән хатын дигән таныклык алалар. Сентябрь аенда ир хәрби юлны сайлый һәм Украинага хезмәткә билгеләнә. Украина, Казахстан, Башкортстан – аның 1995 елга кадәр хезмәт иткән урыннары. Әлеге җитди хезмәт юлында Лиюс әфәнде янәшәсендә һәрвакыт ныклы терәге, ышанычлы юлдашчысы тормыш иптәше Роза ханым була. Алда килеп туган сынауларны бергә уза, авырлыкларны бергә җиңәргә өйрәнә алар. Үзләре кебек тырыш, кешелекле, гадел бер ул һәм бер кыз үстерәләр.

1995 елда полковник Фәттахов гаиләсе туган якларына, Татарстанга юл тота. Яшәү өчен Арча шәһәрен сайлый алар. Биредә Лиюс Фәттахов иминиятләү өлкәсендә җитәкче, ә Роза Фәттахова Арча нефтебазасында бригадир булып эшли. Бүгенге көндә алар икесе дә лаеклы ялда. Йорт тирәсен карап, оныклар сөеп, булганына шөкер итеп гомер итәләр. “Биш онык һәм 2 оныкчыгыбыз бар. Балаларыбыз да, оныкларыбыз да безнең йөзгә кызыллык китерми, гел сөендереп кенә торалар. Бүгенге тормышыбыз өчен Лиюскә рәхмәтлемен. Аның кебек гадел, ихлас кешеләр сирәктер ул. Беренче очрашканда ничек сокланган булсам, мин аңа бүген дә сокланам”, – диде Роза ханым, тормыш иптәшенә булган мәхәббәтен белдереп.  

Алтын туйларын бер-беренә әнә шулай рәхмәтле булып каршы алды алар. “50 ел буе мәхәббәт хисләрен сүрелдерми саклауның сере нидә?” дигән сорауга, “Кирәк чакта юл куя белеп, бер-береңне хөрмәт итүдә”, – дип җавап бирде Фәттаховлар. (алкогольсез, геркулес-тан эшләнгән) өстәлдә урын алган иде. Шулар янында безнең чәк-чәк, гөбәдия, каклаган каз һәм башкалар. Яшьләрнең тормышлары да чишмә суыдай саф, туй өстәледәй мул, ризыклардай татлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X