Ярый әле төшкәнмен, кәефләр күтәрелеп менде
Кичке чаңгы юлы
Ярый әле төшкәнмен дип, кәефләр күтәрелеп менде. Сүзем Арча стадионында үткән “Кичке чаңгы юлы” турында. Чаңгы шуучылар шактый җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов кичке манзарада бергәләп чаңгы шуу чарасын тантаналы шартларда ачып җибәрде, яшен-картын чаңгы шуарга, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәде, исәнлек-саулык теләде.
Ул кичне күпләр белән таныштык, сөйләштек. Танышлар да күп иде. Иң беренчеләрдән булып чаңгы шуарга килгән бер гаилә янына килеп туктадык. “Сабировлар”, – дип таныштырды алар үзләре белән. Гадилә, Сәгыйть, Камилә. Гадилә үзе Арчаның 3нче мәктәбендә эшли, Сәгыйть төрле эштә, кызлары Камилә Г.Курсави исемендәге лицейда башлангычларны укыта. “Чаңгыда беренче тапкыр чыктык, – дип сөйләде Гадилә ханым. – Иптәшем Сәгыйть йөгерә, без кызым белән кичен шулай ук йөреп керәбез. Чаңгы шуарга да үзебез теләп килдек”. Алар ярый килгәнбез әле дия-дия дәртле музыка астында рәхәтләнеп чаңгы шуа башлады.
Чаңгы бәйрәменнән “Энергосбыт” оешмасы җитәкчесе Алия Вәлиева каламы соң, юк, калмый! Әнә, үзе дә! Заманча матур чаңгы киемнәреннән, шәп чаңгылардан. “Кышка керүгә рәхәтләнеп чаңгы шуам, – дип сөйләде ул. – Бик яратам чаңгы шуарга. Йога, биюгә дә йөрим. Спорт белән шөгыльләнгән кеше һәрнәрсәдә уңышка ирешә. Шөгыльләнә башлагач, ми дә икенче төрле эшли башлый, күңелләр чистара, кәефләр күтәрелә. Мин шуңа күрә башкаларга да спортның нинди төренә карамастан шөгыльләнегез дим. Бүген кичне күрегез сез, нинди рәхәт, чаңгы шуулары үзе бер дөнья!”.
Таныш йөзләр. Питомникта яшәүче Диләрә белән Марат Мусиннар. “Безнең чаңгы юлы Питомникта артта гына, шунда чаңгы шуарга чыгабыз, – диде алар. – Бүгенге бәйрәмгә дә бик теләп килдек. Бергә-бергә күңелле!”.
Бер рәткә тезелеп, ир-егетләр старт бирелгәнне көтә. Араларында “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов та бар. Сөйләшүне рәттән башладык. Арчадан Айдар Исмәгыйлев: “Вакыт булганда чаңгыда йөрим, – дип сөйләде. – Җәен – велосипедта. Мин балачактан чаңгыда. Арчаның 3нче мәктәбендә укыдым. Ярышларда катнашып, призлы урыннар ала идем. Хәрәкәт ул сәламәтлек”. “Айдар минем классташ, – дип сөйләшүне дәвам итте Алмаз Нурмиев. – Аның белән бергә 1985-1986 елларда мәктәптә укыганда Арча педагогия училищесына чаңгы секциясенә йөри башладык. Шушы көнгә кадәр туктаган юк. Кышын һәр шимбә-якшәмбедә монда чаңгы шуам”. “О-о, чаңгы юлы шәп монда! Кич белән шуарга да җайлы – якты, утлар янып тора, – дип күтәреп алды сөйләшүне Габделхак Касыймов. – Без туганнан бирле чаңгыда инде. 4нче сыйныфтан Мирҗәмнән 4 км.га Носы авылына барып укыдык. Аннан соң көн саен 9 км араны үтеп Шушмабаш мәктәбендә белем алдык. Кар төшүгә чаңгыга басабыз. Германиядә армия хезмәте үткәндә кар күрмәдек. Аннан соң кыш көне кар төшүгә гел чаңгыда инде. Быел да күп йөрелде. Җәен велосипедта йөрергә яратам. Җай булганда – балык тотарга...”. Чыгышы белән Штерәдән Марат Насыйбуллин Арчада яши. “Мин педучилищеда укыдым. Беренче тренерым Равил Салихович иде, – дип сөйләде ул. – Шул вакытлардан чаңгыда. Кышын чыкмый калган юк. Чаңгы ул – табигать, саф һава, яхшы кәеф һәм сәламәтлек. Бүгенге чаңгы бәйрәменә дә бик теләп килдем”.
Кәче мәктәбендә укытучы булып эшләүче Эльмира Мөхәммәтшинаны бүгенге бәйрәмдә генә түгел башка көннәрне дә стадионда күрәбез. Бу көнне һәр катнашучыга “Кичке чаңгы юлы. Арча” дигән медаль бирделәр. Үзенә бертөрле тантаналы күңелле минутлар. “Бу минем быелгы кышта дүртенче медалем инде, – дип елмайды Эльмира ханым. – Башта “Россия чаңгы юлы – 2025” ярышында (50+) 2нче урынны алдым. Аннан соң Фәнис Гарәфиев истәлегенә оештырылган ярышта катнашып, 2нче урынга ирештем. Безнең мәгариф профсоюзы оештырган ярышта да призлы урын – 3нче нәтиҗә Һәм менә тагын медаль! Рәхмәт!”. Афәрин, Эльмира ханым! Башка кышларда да чаңгы шуарга язсын!
Ә чаңгы шууның рәхәтлеген, файдасын чаңгы шуган кеше генә белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев