erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшь патриотлар әзерлибез!

Сезнең белән горурланабыз, Наилә Динулловна!

Күптә түгел мәктәбебездә истә калырлык класстан тыш чара – “Татар җыры һәм биюе” фестивале узды. Без аны ел да үткәрәбез, тематикасы гына үзгәреп тора. Быелгысын патриотизмга багышларга булдык, чөнки ватанпәрвалык хисләрен укучыларда яшьтән тәрбияли башларга кирәк, бу – заман таләбе, ә без аннан читтә кала алмыйбыз.

Материалны әллә кайдан эзләп тормадык, ә үзебездә эшләп, лаеклы ялга киткән ветеран укытучыбыз Миңнемуллина Наилә Динулловнаның иҗатыны багышларга булдык. Серебезне башта аңарга чишмәдек, сценарийны үзебез төзеп, балалар өйрәнеп җиткәч кенә белгерттек, Наилә Динулловнаның үзен дә шунда катнашырга күндердек. Театраль  күренеш тә керткәч, ул бигрәк матур килеп чыкты.

Фестивальгә һәр сыйныф тырышып әзерләнде хәтта бакча балалары да читтә калмады. Бәйрәмебез конкурс сыйфатында үткәрелгәч, һәрбер сыйныф үзенчәлекле чыгыш ясарга, башкалардан аерылып торырга тырышты. Кичәне алып барган укучыларыбыз да үзләренең саф, матур татарча сөйләмнәре белән тамашачыларның, кичәгә чакырылган өлкән кунагыбыз күңелен яулады. Наилә Динулловнага да сүз сәгатьтән артык бирдек. Ул үзе турында сөйләде, коллективка рәхмәтен белдерде, безгә уңышлар теләде.

Барган бәйрәм берәүне дә ялыктырмады, һәркем укучыларның осталыгына сокланып, аларны алкышларга күмеп утырды.

Йомгаклау өлешендә җиңүчеләребез дә билгеле булды, жюри әгъзалары аларга тиешле бәя бирде. Монда укучыларның сәнгатьле җырлаулары, бию хәрәкәтләрен ритимга китереп, оста башкараулары гына түгел, ә сәхнәдә чыгыш ясаулары да исәпкә алынды. Җиңүчеләребезгә грамоталар һәм китаплар тапшырылды.

Кичәбезнең мөхтәрәм кунагы Мифтахетдинова Надия Равилевна әлеге үткәргән чарабызга зур бәя бирде, фикерләре белән уртаклашты. “Монда чын патриотлар үсә икән” – дип, безне мактап та алды. Наилә Диннуловна адресына җылы сүзләр әйтте. Коллективка рәхмәтен белдерде һәм киләкчәктә уңышлар теләде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кичәбезнең соңгы өлешендә сүзне директорыбыз Алсу Фархатовна алды. Ул үзенең чыгышын тулысы белән бүгенге кичәнең төп кунагы булган, үзенең иҗаты белән безне һәрчак илһамландырып торганга гына түгел, безгә һәрчак ярдәм итәргә әзер булган, өлкән буын укытучыбыз Наилә Динулла кызына багышлады. Аңа коллектив исеменнән олы рәхмәтен җиткерде, тазалык-саулык, иҗат чишмәлеренең саекмавын теләде.

“Наилә Диннуловна белән бергә эшләгән кеше буларак, аның турында бик озак сөйли алам” дип дәвам итте Алсу Фаргатовна. Элек-электән тынгысыз җан иде ул. Үз мәктәбе, укытучылары, укучылары өчен тырышып, яратып, йөрәген биреп эшләгәнен бик яхшы хәтерлибез. Ул күрсәткән ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, үзе оештырган конкурслар, әдәби кичәләр һ.б. әле дә безнең исебездә.  Күптән түгел ул үзенең зур юбилеен – 70 яшен билгеләп үтте. Өй тутырып укучылары котларга килде. Кемгә тигән бәхет бу? Күңел тулырлык вакыйга!!!

Наилә Динулловнабыз өлкән яшьтә булса да, собхан алла, ул әле дә сафта. Бүгенге көн кадагына туры килешле шигырьләр иҗат итә. Аның шигырьләрен уку шунды җинел, рәхәт, алар гади тел белән язылган, шуңа күрә бик тиз истә кала.

Күңел байлыгы киң Наилә Динулловнаның! Кеше буларак искиткеч гади, аралашучан, әңгәмәдәшенә аннан җылылык бөркелеп тора.

Бүгенге чарада аның туган телгә, туган төбәккә, аның бай табигатенә, Арчабызга, аның уңган халкына, үзе эшләгә мәктәбенә, коллегаларына, укучыларына багышланган шигырьләре яңгырады. Сугыш тематикасына да кагылды, әтисенә атап язылган шигырьне ул үзе укыды. Наилә Динулловна илдә барган вәзгыяткә битараф кала алмый, аның һәрбер нәрсәгә карата үз фикере бар, ул шуларны матур итеп, җепкә тезә ала. Шигырьләрен район, республика газеталарында даими бастырып киләләр, без шуларны яратып укыйбыз. Туганнары, дусларына, коллегаларына багышлап язылган аерым җыентыгы да басылып чыкты аның. Тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлары бар. Наилә Динулловна төсле үз фикерен ике телдә дә шигьри формада оста итеп әйтеп бирүче кеше сирәк бит ул! Ә ул булдыра, әфәрин! Тиздән аның 4 җыентыгы дөнья күрәчәк, димәк аның белән очрашулар әле безнең дәвам итәчәк. Авырмагыз, исән-сау булыгыз, каләмегез һич тә тутыкмасын, яңа иҗаңи уңышлар юлдаш булсын сәхгә, хөрмәтле коллегабыз безнең! Сез чып-чын укытучы-шагыйрә! Улларыгыз, оныкларыгызның хөрмәтендә, аларның җылы карашын тоеп, матур язмаларыгыз белән безне сөендереп, озак еллар яшәргә язсын Сезгә! Без Сезне бик яратабыз, Сезнең белән горурланабыз, Наилә Динулловна!

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәйруллина А.Р

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X