erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшь укытучылар “Һөнәр. Сәләт. Сәнгать” дигән форумда катнаштылар.

Форумда районыбыздан гына түгел, күрше районнардан – Теләче, Балтач, Әтнә районнарыннан да укытучылар катнашты. Яшь хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга аларның остазлары да килгән иде.

Арчада яшь укытучылар “Һөнәр. Сәләт. Сәнгать” дигән форумда катнаштылар. 
Ул Арчаның 3нче мәктәбендә үтте.
“Без яшь укытучылар белән семинарларда еш очрашып тора идек, – диде район мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова. – Бүген исә форум рәвешендә очрашырга булдык. Яшь укытучылар мәктәпкә кайткач, аларга ярдәм кирәк. Бу ярдәмне, беренче чиратта, мәктәп коллективы күрсәтә. Районда һәр яшь укытучыга тәҗрибәле педагоглар арасыннан остазлар билгеләнә. Узган уку елында районга 9 яшь укытучы кайткан булса, быел без 15 яшь мөгаллимне сәламләдек һәм аларга 15 остаз билгеләдек. Барысы районда 132 яшь укытучы эшли”.  

Форумның беренче өлешендә яшь укытучылар өчен файдалы булган мәгълүмат белән төрле өлкә белгечләре чыгыш ясады. Профсоюз әгъзаларына нинди ташламалар һәм социаль гарантияләр каралган? Әти-әниләр белән мөнәсәбәтне ничек урнаштырырга? Педагогик хезмәткәрләргә аттестация үткәрүнең яңа тәртибе, хезмәт хакы билгеләү, грант бәйгеләрендә катнашу – барлык темалар да кызыклы һәм эчтәлекле иде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лекцияләрдән соң тәҗрибәле укытучылар яшь хезмәттәшләре өчен осталык дәресләре үткәрде. Алар дәресләрдә яңа технологияләр куллану, олимпиадаларга әзерлек кебек файдалы мәгълүматны үз эченә алды. 

Форумның иң кызык өлеше, мөгаен, практик өлеше булгандыр. Укучылар сарае укытучысы Илһамия Гыйләҗиева вальс элементларына өйрәтте. Ә “Педагогик театр” һөнәри осталык бәйгесендә яшь укытучылар укучылар белән булырга мөмкин булган төрле проблемалы хәлләрне чишеп, 7 минутлык дәрес күрсәтте. Бик матур, җанлы чара килеп чыкты. 
“Мондый форумнар үткәрү бик кирәк, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Түбән Мәтәскә мәктәбенең математика укытучысы Зәлидә Гарифуллина. – Мин әле мәктәптә беренче елымны гына эшлим. Ә мондый очрашулар вакытында укытучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар, яңа мәгълүмат бирәләр. Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым, шуңа Лесхоз мәктәбен тәмамлагач, Казан федераль университетына укырга кердем. Студент вакытта ук репетиторлык белән шөгыльләндем. Түбән Мәтәскә мәктәбенә эшкә кайткач, миңа остаз итеп Лилия Мәннанованы билгеләделәр. Ул миңа бик ярдәм итә”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X