Яшь хәбәрчебез Дилә Заһидуллина «ТАТМЕДИА»ның дипломы белән бүләкләнде
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалларның штаттан тыш хәбәрчеләре арасында бәйге уздырды
Шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чараларының талантлы штаттан тыш хәбәрчеләрен күрсәтү максатыннан оештырылган «Новые имена Татмедиа» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Яшь хәбәрчебез Дилә Заһидуллина «ТАТМЕДИА»ның дипломы белән бүләкләнде. Дилә Ашытбаш мәктәбенең 11нче сыйныфында белем ала. Газетабызда даими чыгучы «Алмаш» битенең хәбәрчесе ул. Арча укучылар сарае каршында эшләүче «Нур» балалар телерадиожурналистика берләшмәсенең актив укучысы һәм күп кенә бәйгеләр җиңүчесе.
Дилә Заһидуллинаны укытучысы Зөлфирә Зарипова белән редакциябезгә чакырып, бүләкләр тапшырдык. «Мине шулай зурлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт», – диде Дилә.
Очрашу мизгелләрен ВКонтакте төркемендә узган туры эфирдан карарга мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев