erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшәп булмый уйлар уйламый гына...

Редакциягә хатлар килеп тора. Үзара сәлам хатлары язулар сирәгәйсә дә, редакциягә язалар. Газета укучыларыбыз ярата хатларны. Аларда кеше язмышлары, үткәннәр, бүгенгеләр... Рәхмәт хатлары да юллыйлар. Күбрәк медицина хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәләр.

44 ел укыткан педагог ни яза?

Бу көннәрдә Яңа Кенәрдән гомер буе укытучы булып эшләгән Фәрит Вафинның язмаларын укыдык. Шушмабаш мәктәбендә сыйныфташлар белән очрашуын матур итеп язып җибәргән. Кыскарт-мыйча, бер бит итеп  бастырдык. Рәхәтләнеп укыйсың. Аңа кадәр “Безнең гәҗит” газетасында 11 август санында чыккан “Гарип мәгариф” дигән мәкаләсен укыдык. Редакциягә хат китергән берәү: “Үзегез генә укымагыз, безнең дә беләсе килә”, – дигәч, кычкырып укыдык. Ай-яй, дөрес язган дип, башын чайкый-чайкый тыңлады ул. Шул мәкаләдән өзек: “Карагыз безнең күрше дәүләт Финляндиягә. Алар укытучыны күзәтеп торучы оешмаларны – мәгариф бүлекләрен юк иткәннәр! Бернинди тикшерү һәм инспекция юк. Мәктәпләрнең урынын билгеләүче бернинди рейтинглар юк. Димәк, мәктәпләрендә ялган, күз буяу, ришвәткә урын калмаган. Укытучы иҗади эшли, бары белем бирү белән генә шөгыльләнә, безнең шикелле тикшерүчеләр өчен эшләми... Сез әйтерсез: нишләп алай булсын, безнең укучыларыбыз олимпиадаларда, күптөрле конкурсларда катнашалар, җиңеп чыгалар, дип. Әйе, җиңәләр, әмма нәрсә хисабына? Мәктәпләрнең хезмәтен БДИ баллары белән бәяләү дәвам итсә, мәгариф тулысынача җан-тәслим кылачак. БДИ мәктәпкә ялган, ришвәт, караклык алып килде...”. Бу юлларны 44 ел балалар укыткан педагог яза.

Газета укучыларыбыз хатлары әнә шулай кыю фикерле, уйландыра торган булсын иде ул. Әмма андыйларны бөтен кеше дә яза алмый.  Аның өчен теманы яхшы белү, язу осталыгы һәм куркусыз йөрәк кирәк. Фәрит әфәнде, сезнең хатларны көтеп калабыз!

Язармын әле, эш күп!

Хатларга күзәтүне яза башлагач, Яңа Кенәрдән Габделбәр Сабиров ник язмый әле дип сөйләшеп алдык хезмәттәшебез белән. Шунда ук телефонга үрелдек. Хәл-әхвәлләрне сорашканнан соң: “Язармын әле, эш күп”, – диде актив хәбәрчебез. Без көтәргә риза!

Кәчеләр дә актив. Фоат Закиров, Сәвия Мөхәммәд язган мәкаләләрне газета укучыларыбыз яратып укый. Фоат Закиров туган авылы турында тарихи язмаларга нигезләнеп язса, Сәвия авылдашлары турында сөйли һәм уйландыра торган фәлсәфи мәкаләләр иҗат итә.

Шурабаштан Федор Антипов кыска итеп яза, әмма оста итеп! Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова үзләрендә булган матур яңалыкларны минутында безнең ватсапка сала. Авыл бәйрәме турында шул ук кичне язма җибәрде. Видеолар һәм фотолар белән. Без аны шунда ук сайтка куйдык. “Югары Пошалымда үткән авыл бәйрәменә Казаннан мөхтәрәм җырчылар Рөстәм Закиров, аның җәмәгате Люция ханым һәм Резедә Шәрәфиева кайтты, – дип хәбәр итте Гөлгенә Гыйниятова. – Бәйрәмне клуб җитәкчесе Илдус Саттаров оештырды. Әтнәдә яшәүче авылдашыбыз Рамил Шәрәфиев бәйрәмне алып барды. Бик күңелле булды. Бөтен авыл халкы рәхәтләнеп ял итте. Коймаклар, шашлыклар пешеп, чәй кайнап торды. Үзебезнең үзешчәннәр дә бик матур чыгыш ясадылар. Бөтен авыл халкы оештыручыларга рәхмәт әйтте. Киләсе очрашуларга кадәр!». Урыннардан көнендә-сәгатендә хәбәрләр ешрак килеп торса, сайтыбыз тагын да җанланыр һәм сайтны укучыларга да кызыклырак булыр иде. Хөрмәтле газета укучылар һәм сайтны күзәтеп баручылар, сездән кызыклы хәбәрләр көтәбез!

Хай балалар, моны да күрер көннәр бар икән!

Хәбәрчеләр сафына яңалар өстәлсә куанабыз. Көннәрдән беркөнне Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова шалтыратты. “Бездә юл төзелеше бара. Бик тырышып эшлиләр”, – диде ул. Без бу турыда Рәзилә ханымның үзенә язарга куштык. Һәм ул журналистлардан остарак итеп  “Шушмабаш урамнарында эш гөрли” дип язып та җибәрде. Фотолар белән. Ничек матур итеп башлаган ул хатын. “Җәй башыннан Шушмабаш урамнары кырмыска оясын хәтерләтә.  Урамнарга  асфальт  юллар һәм дә шәһәрләргә, зур бистәләргә генә хас булган җәяүлеләр өчен тротуар җәю эшләре бара. Авылыбыз өчен горурлык хисләре  күңелне ашкындыра. Олылар: “Хай, балалар, моны да күрер көннәр бар икән”, –  дип куанса, яшь буын: “Шәһәрдән  кай җиребез ким,” – дип шатлана. Мәктәп, шифаханә, сәүдә үзәкләре, социаль объектлар –  барысының да каршысында парковка мәйданчыклары асфальттан булачак!”. Ни өчен җурналистлардан остарак? Журналист ул килә дә китә. Ә Рәзилә ханым шунда яши. Яхшысын да яманын да яхшы белә.  Дөрес, язу, сүрәтләү осталыгы кирәк. Ә Рәзилә Шәймәрданова үзен оста хәбәрче итеп танытты. Афәрин! Һәм менә, аннан тагын хат килеп төште! Мәктәп ярминкәсе турында язган: “Мәктәпләр ярминкәсе һәр елның август азагында Арчабыз уртасында гөрләп уза.  Шушмабаш мәктәбе коллективы әлеге чарага нык-лы әзерлек белән бара. Гектарлы мәктәп яны тәҗрибә участогында бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, суган, сарымсак, кыяр-помидорны күпләп үстерәбез. Участокта укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләр, укучылар хезмәт чиреген узалар. Һәр елны мәктәбебездә хезмәт лагере эшли, биредә балалар хезмәт тәрбиясе алалар, эш тәҗрибәсе туплыйлар.  Мәктәп коллективы ярминкәгә менә нәрсәләр алып килде: 1,5 т бәрәңге, 300әр кг кишер, суган, 150 шәр кг чөгендер, кәбестә, дару үләннәре, консервланган яшелчә, җиләк-җимеш, аш тәмләткеч үләннәр һ.б. “Северный” хуҗалыгы җитәкчелеге дә ярминкә оештыруга ярдәм  итте”.

Күлтәсләр турында да аерым әйтеп үтәбез. Чыгышы белән Күлтәстән, бүген Арчада яшәүче Гөлсинә Хәбибуллина әледән-әле эчтәлекле хатларын җибәреп тора.  Авыл кешеләре, туганнары, Күлтәстә үткән чаралар турында бик җылы итеп яза ул. Туган авылын, кешеләрен ярата... Чын йөрәктән яза. Шуңа да яратабыз без Гөлсинәнең хатларын. Язып тор, Гөлсинә!

Рәхмәт сүзләренә гыйбрәтләр салынган

Күңелдә туган уйларны яшереп калып булмый. Күлтәстән ветеран китапханәче Мөгаллимә Йосыпова, Яңа Кырлай мәктәбендә укыткан ветеран педагог Венера Галәветдиновадан редакциягә бик матур хатлар килде. Рәхмәт. Мөгаллимә апа эшләгән еллары турында язса, Венера апа мәктәпкә юбилее уңаеннан кунакка чакыруларына куанып язган. Алга таба да, хөрмәтле ветераннар, сездән хатлар килер, дип ышанабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

...Укыла торган хатлар. Алар йөрәктән чыгып языла. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә. Шушмабаштан Рафаэль Сәмигуллин әнә нинди хат язган! Үзен дәвалаган табибларга рәхмәт әйтә ул. Шул рәхмәт сүзләренә бөтен үткән юлын, гыйбрәтләрне салган. “Миңа ул вакытта өч яшь. Әтинең мине күтәреп авыл буенча барганын беләм, ә йөзен хәтерләмим. Әти артыннан бик каты елап калганмын. Сугыштан миңа багышлап җырлар да язып салган ул. Әтиемә каһәр төшкән сугыштан кайтырга насыйп булмады. Без 5 бала әтисез калдык...”. Әтисез калган сугыш чоры баласына күп михнәтләрне күрергә язган була. Ә алар эзсез үтми... Хәзер менә табиблардан башка булмый. “Рафаэль абый күңелне кузгата торган итеп язгансыз, тагын языгыз”, – дип үзенә шалтыратып та әйттек.

Хатларга күзәтүне Роберт Миңнуллинның “Уйларым” шигыре белән тәмамлыйм.

Яшәсәң иде уеңны

Уйлар-уйламый гына...

Яшәп булмый шул дөньяда

Уйлар уйламый гына...

Күңелдәге уйларымны

Булмый ла тыеп кына...

Җырлар язам, уйларымны

Уйдырып, уеп кына.                                  

Безнең хәбәрчеләребез әнә шундый уйлар уйламый гына, шул уйларын кәгазьгә төшермичә генә яши алмый торган тынгысыз җаннар. Рәхмәт. Исән-сау булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X