erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшәсен иганәчеләр! (ВИДЕО)

Яхшы, игелекле кешеләр.

Арча спорт комплексында төрле спорт секцияләре эшләп килә. Шуларның берсе - таэкван-до секциясе. Анда йөзләгән бала шөгыльләнә. Тренерлары әтиле-уллы Газинур һәм Руслан Борхановлар. Атнаның 5 көнендә дә шөгыльләнүче төркемнәр бар. Әледән әле республика, Россия күләмендәге ярышларда катнашып һәм җиңү яулап торалар. Европа ярышларында да җиңү яулаучылары бар. Мәсәлән, Алмаз Закиров! Алмазның әтисе, эшмәкәр, район таэкван-до федерациясе рәисе Илфат Закиров менә инде ничә еллар иганәчелек итә. Быел ул таэкван-до секциясенә балаларга шөгыльләнү өчен 50 мең сумлык спорт җиһазлары алу өчен акча биргән. "Арча" спорт комплексы җитәкчелеге, Тренерлар Газинур Юнысович, Руслан Газинурович һәм әти-әниләр Илфат Индусовичка бик зур рәхмәт әйтәләр. Исән-сау булсын. Балаларны сөендергәне өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X