Яшелчәләрне һәм чәчәкләр рассадаларын утырту календаре. Саклап куегыз.
Яшелчәләрне һәм чәчәкләр рассадаларын утырту календаре. Саклап куегыз. Календарьләрне зурайтып карагыз:
Баллы борычның вегетация чоры бик озын — 110-140 көн. Шуңа күрә баллы борыч вакытында уңыш бирсен өчен, аның рассадасын гыйнвар-февральдә утыртырга кирәк.
Борычка 12 сәгать якты булу һәм 25 градус җылылык тору таләп ителә.
Баклажан җылы ярата. Аның рассадасын да гыйнварда утыртырга кирәк. Аңа суны дөрес сибәргә, яктылык булырга һәм 23-25 градус җылы тәэмин ителергә тиеш.
Помидорның соң өлгерә торган сортларын елның беренче аенда - гыйнварда ук утырталар.
Шулай ук кайсыбер чәчәкләрне дә гыйнварда ук утырту кирәк. Бу очракта алар җәй башына матур итеп чәчәк ата башлый. Бу — бегония, петуния, эустомау, төрек канәфере.


Нет комментариев