erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшерен-батырын түгел, хатын-кызга Күңел йомшак булды гомергә

Ничек инде бүген башкорт шагыйре Әнгәм Атнабаевның бу шигырен укымый каласың... Бәйрәм бит бүген! Елмаеп-көлеп алыйк! Бәйрәм белән!

Әнгам Атнабаев -Башкортстанның халык шагыйре

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшерен-батырын түгел, хатын-кызга
Күңел йомшак булды гомергә,
Шуның аркасында туры килде
"Беспартийный" булып йөрергә.

"Ул йөри” дип, затлы исемнәрдән,
Орденнардан мәхрүм иттеләр,
"Йөрмәүчеләр” йөргән олы юлдан
Ипләп кенә читкә типтеләр.

Күрмәсәм дә, сизеп, тоеп тордым
Хатынның да кара карашын.
Унга китәр чакта, сулга киттем,
Гадәтләнгәч - кая барасың?!

Барасың да, кайтмый каласың да,
Тәүбә итәсең дә...
Вәссәлам!
"Вәссәлам” дә,
Ләкин бер атнадан
Кабатлана шул ук мәсьәлә.

Яшерен-батырын түгел, хатын-кыз, дип,
Чәчләр, тешләр бетте кырылып...
Ләкин һаман, матур кызлар үтсә,
Каһәр генә суксын!
Карап калам артка борылып.
Әнгам Атнабаев

3 июнь, 1996

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X