erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Яшик әле гөрләтеп, янган учаклары дөрләтеп»

Рәхмәт кунакларыбызга,

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәр бер кешегә.
Дуслык булса, тормыш күңелле,
Уңай була һәр бер эшең дә.

Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф -гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер - берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген безнең Ташкичү мәдәният йортында Биектау  районының төрле авылларыннан мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре килделәр. Максатыбыз - "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы белән берлектә, ут күршеләребез белән очрашу, танышу, арага дуслык күпере салу,якты киләчәккә өмет уяту.
 Матур итеп, дәртле такмаклар аша каршы алу белән башланып киткән бу бәйрәм киче,  сәхнәдә моңлы җырлар, шигырьләр, нәфис сүзләр белән үрелеп, тамашачыларның алкышларына күмелеп, барыбыз да бергәләп, Бөек Тукаебызның "Туган тел" җырын җырлап тәмамланды. 
Кунакларыбыз : Насибуллина Кадрия Айбаш авылы мәдәният йорты директоры һәм иптәше акомпаниатор Наил әфәнде, 
Юртыш авылы клуб мөдире Зарипова Гөлнур һәм Айбаш, Юртыш клубы акомпаниатор Зарипов Радик, Добъяз авылыннан Рузалия Хакимуллиналар иде. Араларында  зур хөрмәткә лаек булган Биектау районының "Ак калфак" район хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мәмдәл авылыннан Гөлсинә апа Шакирова булуы да безнең өчен бик зур бәхет булды. Шундый кунаклар, дуслар килүе, ул - зурлау, хөрмәтләү . Рәхмәт кунакларыбызга, "Өммегөлсем" кызларыбызга, дуслык күперебез нык булсын, бергә булыйк, бердәм булыйк, ярдәмчел һәм кешелекле булып калыйк.

Тәнзилә Вәлиева,

Ташкичү Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X