erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Язгы чакырылыш башланды, әмма армиягә алынган егетләргә мобилизация дулкыны кагылмый

1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш башланды.

1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш башланды.

Аның кысаларында РФ Кораллы Көчләренә 18-27 яшьлек 147 мең кеше хезмәт итәргә китәчәк. Мобилизациянең яңа дулкыны исә планда юк – махсус хәрби операция бурычларын хәл итү өчен инде чакырылган кешеләр, шулай ук иреклеләр җитәрлек. Бу хакта ТАСС агентлыгы Генераль штабның Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы Владимир Цимлянскийга сылтама белән хәбәр итә.

Ул язгы чакырылышның, гадәттәгечә, 15 июльдә төгәлләнәчәген искәртте. Бу елның яңалыгы шунда – егетләрне электрон форматта да хәрби хезмәткә чакыра башлаячаклар.

«Шуны ышандырып әйтәм – Генераль штабның планында мобилизациянең икенче дулкыны юк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул соңгы вакытта илдә контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрнең артуын билгеләп үтте.

Искәртеп узабыз, 31 мартта Россия Президенты Владимир Путин илдә язгы чакырылыш башлануы турындагы указны имзалады. Ул шулай ук чакырылыш вакыты чыккан кешеләрне өйләренә кайтарырга күрсәтмә бирде.

(Чыганак "Татар-информ")

Тулырак: http://zainsk-inform.ru/news/ianalyklar/rossiiada-mobilizaciianen-ikence-dulkyny-planda-iuk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X