erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җиңүчеләр билгеле

14 февраль - Гашыйклар көне

Бүгенге бәйрәм белән барыгызны да котлыйбыз, гаиләләрегезгә иминлек, тигез мәхәббәт һәм бәхетле гомер телибез. Шул уңайдан, гыйнвар ахырында башланып, 13 февральгә кадәр барган "Сихри хисләр били йөрәгемне..." фотоконкурсына нәтиҗә ясыйбыз. 

Иң элек катнашкан һәм тавыш биргән һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки сез атнаның 24 сәгатен безнең белән уздырдыгыз дисәк тә ялгыш булмас. Берничә пар арасында бигрәк тә кызу ярыш барды. 39 катнашучының һәркайсы җиңүгә лаек. Тик бәйге шартлары буенча, без 3 урынны гына билгелибез.

Беренче урынны 5708 тавыш белән Булат һәм Илүзә Гарапшиннар яулады. Чын күнелдән җиңүләре беләни котлыйбыз аларны.

Икенче урында 5429 тавыш җыйган Ришат һәм Гүзәл Гайнетдиновлар. Афәрин!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өченче урын ияләре - Раил һәм Рәүзия Закировлар. Алар 4774 тавыш җыйды. Котлыйбыз.

Кызу ярышта алда әйтелгән 3 урыннан бераз гына калышып баручы тагын бер парны атап китәсе килә. Дамир һәм Гөлнара Әглиулиннар гаиләсенә 3 меңә якын кеше тавыш бирде. 

Тагын бер кат һәр парны да җинүләре белән котлыйбыз. Гаиләлерегезгә бәхетле киләчәк, тигез озын гомер телибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X