erid:2VtzquqpS7d
Җиде меңнән артык кешегә сайлауда бүләкләр тапшырылачак
Арча яңалыклары

Җиде меңнән артык кешегә сайлауда бүләкләр тапшырылачак

Татарстанда сайлауга килгән җиде меңнән артык кешене күңелле сюрприз көтә

Татарстаннан җиде меңнән артык сайлаучыга ТР Президентын сайлауда бүләкләр тапшырылачак. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәге бинасында сайлау участогына сәфәр вакытында хәбәр итте.

«Бу юлы 7404 сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Без аларга почта аша чакыру җибәрдек һәм зур булмаган сувенирлар әзерләдек. Бу көннәрдә 303 сайлаучының туган көннәре булачак, алар өчен дә без аерым сувенирлар әзерләдек», — диде Кондратьев.

Элегрәк «Татар-информ» Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәге бинасында сайлау участогында Россиядәге Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова булуын хәбәр иткән иде. Ул объектның булачак сайлауларга әзерлегенә бәя бирде һәм бу сайлау участогына бернинди кисәтүләр булмавын әйтте.  

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/politics/08-09-2020/tatarstanda-saylauga-kilg-n-ide-me-n-n-artyk-keshene-k-elle-syurpriz-k-t-5769669

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре сайлау

Нет комментариев