Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Җидегән чишмә”: кичә, бүген, иртәгә.

    “Җидегән чишмә”дә кунакта. Театр артистлары белән түгәрәк өстәл артында ачыктан ачык сөйләшү.

    “Җидегән чишмә” Арча халык театры турында күп язылды. Ул аңа лаек та. Ул бүген районның горурлыгы булырга тиеш. Мәдәният тормышын тулыландырып торучы бер өлеше. “Идел Йорт” төбәкара фестивальдә Гран при иясе булган коллектив бүген ничек яши? Киләчәккә планнары нинди? Түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында кызыксындырган барлык сорауларга җавап табарга тырыштык.

    Анда театр җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязанов, театр артистлары Харис Сафин, Илдус Хәбибуллин, Расих Тимергалиев һәм яшь артистка Адилә Әхмәтҗанова катнашты.

    Харис Сафин: Безнең театр коллективы оешканга 35 ел. Шул вакыт эчендә күп спектакльләр куелды, Россия буенча төбәкләргә чыгып иҗат җимешләребезне күрсәттек, чит төбәкләр тамашачылары да бик җылы каршы алды. Элеккеге вакытларны искә алсак, безнең театр коры энтузиазм белән башланып киткән әйбер. Илфат Фәйзрахманов белән Гөлсинә Зәкиева оештырып җибәрделәр аны. Сәхнәдә уйнарга теләүчеләр җыелдык. Спектакльләр куйдык. Ул вакытта бездә дә, тамашачыларда да ниндидер бер күтәренкелек, театр белән кызыксыну бар иде. Берникадәр вакыт узгач ул ничектер сүрелде. 2009-2010 елларда тагын күтәрелеп китте. Тамашачыларда да кызыксыну артты, үзебездә дә дәрт уянды. Бу чорда безнең белән Рафис Сәләхетдинов эшли иде. Аның белән бик күп әйберләр куйдык, телевидениеләргә чыктык, хәтта “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы белән, мин Әлмәндәрне уйнадым, Гран при алдык. Менә шундый юл узды безнең театр. Бүгенге көндә ул эшләп килә, әмма бераз сүрелде. Оештыру ягы да җитеп бетмидер, күрәсең, үзебедәз дә  сүлпәнлек бар, пандемия да аяк чалды, дип уйлыйм. Әмма без күңелне төшермибез. Коллективка яңа җитәкче килде. Аңа зур өметләр баглыйбыз.

    – Харис әфәнде, сез беренче башкарган ролегезне хәтерлисезме?

    Харис Сафин: Әлбәттә. “Балакайларым” спектаклендә мин Рифат кияү ролен башкардым. Бик яратып уйнадым. Беркайчан да онытмыйм мин аны. Күптән түгел яңадан шул әсәргә әйләнеп кайттык. Мәрхүм Гафур Каюмов сәхнәгә куйган иде аны. Менә анда инде мин бабай ролен башкардым. Дөрес тә инде. Ул вакытта миңа 35 яшьләр тирәсе иде, 35 елдан соң бабай булам. Анысын да бик яратып уйнадым. Һәр башкарган ролем миңа ошый иде.

    Илдус Хәбибуллин 32 ел театрда. Искиткеч артист һәм сокланырлык кеше ул. Бөтен рольләрне дә оста башкара. Әмма комедияләр, русча әйткәндә, аның фишкасы. Һәр сүзе, кыяфәте, сәхнәдә үзен тотуы белән генә дә тамашачыны көлдерә, алкышларын яулый. Кешене көлдерү бик авыр. Аның өчен сәхнәдә шул герой булып яшәргә кирәк.

    Илдус Хәбибуллин:

    Чыннан да, нинди генә спектакльне алма, “Капкадан чыккач – егет”, “Коткарыгыз, каравыл”, “Кияү урлау”, “Өйләнәм, дигәч кенә...”, Хаҗи әфәнде өйләнә”, “Беренче театр”, миңа кызыклы рольләр туры килә. Һәм мин аларны рәхәтләнеп, бөтен күңелемне биреп башкарам, шул спектакль эчендә кайныйм, геройларым кебек төрле хәлләрдән чыгу юлларын эзлим. Зал шуны аңлый, рәхәтләнеп көлә, гөрләтеп кул чаба икән, димәк мин үз образларымны дөрес итеп бирә алганмын. Бер спекткакльдән соң: “Арчаның үз Равил Шәрәфиевы бар икән бит!” – диделәр. Бу минем өчен зур бәя.

    Илдус искиткеч матур җырлый да. Аның көчле тавышы бөтен залны яңгырата. Кайвакыт ул спектакль башланыр алдыннан сәхнә каршына чыгып җырлап, тамашачыларга кечкенә генә концерт та оештыра. Ә Расих Тимергалиев соңгы елларда килеп кушылды һәм шунда ук үзенең уйнавы белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Аның зиһене дә исең китәрлек. Расих үз ролен генә түгел, башкаларныкын да тиз арада ятлап бетерә.

    Расих Тимергалиев:

    Мин үземне яшь артист дип саныйм. 35 яшьтә булсам да. Коллективта әле дүрт ел гына. Беренче ролемне бик яхшы хәтерлим. “Әлепле артистлары”нда режиссер булдым. Әмма иң яратып уйнаган һәм күңелгә сеңеп калганы “Өйләнәм, дигәч кенә...” комедиясендә Виолетта роле. Мин анда хатын-кыз булып киенгән ир-ат ролен башкардым. Бүгенге көнгә кагылган тема күтәрелгән иде анда. Бик рәхәтләнеп уйнадым. Тамашачы да яратып карады, җылы кабул итте. Алкышлардан чыгып шундый фикергә килдем.

    – Әйтегез әле, комедиядә уйнарга җайлымы, әллә драмадамы?

    Харис Сафин: Икесенең дә авыр да, җиңел дә яклары бар. Без башта драма, мелодрама ала идек. Соңгы вакытта комедияләргә туктала башладык. Хәзер драмада уйныйсы килә. Ул бөтен дөньяң белән бирелеп, йөрәгең аша үткәреп, күңелеңдәгене әйтеп бирә торган әйбер. “Саташу”да Марат Закировичны, “Әлдермештән Әлмәндәр”дә Әлмәндәрне ләззәтләнеп уйнадым. “Сез сәхнәдә яшисез, профессиональ артистлар кебек кыланмыйсыз”, – диләр безгә тамашачылар.

    – Пьесаларны нәрсәдән чыгып сайлыйсыз?

    Реклама

    Харис Сафин: Дөресен әйтергә кирәк, иң авыр нәрсә ул. Беренче булып коллективтагы кеше саныннан чыгып әсәр эзлибез. Берсен дә читтә калдырасы килми. Чөнки театрга чын күңелдән бирелгән кешеләр генә йөри. Гаиләдә дә аңлаулары кирәк. Ул зур һәм авыр хезмәт. Төп эштән соң репетицияләр тагын бер эш сменасы үтү ул. Кичке 10, 11ләргә кадәр репетиция ясаган вакытлар бар. Театрны башка эшләре рәтендә иң соңгы урынга куйганнар монда йөри алмый. Аннан ишектән чыгуга эчтәлеге онытыла торган түгел, бүгенге көн кадагына суга торган мәгънәле әсәрләр табарга тырышабыз.

    – Театр кинофильм да төшерде бит әле. Тулы метражлы, сәгать ярымлык. Әйтегез әле, сәхнәдә һәм фильмда уйнауның аермасы бармы?

    Харис Сафин: Бар һәм бик зур. Сәхнәдә мин ялгыштым әле, дип яңадан чыгып уйнап кереп булмый. Ә фильмда әллә ничә кат төшерәләр. Уйнауга килгәндә, фильмда  җайлырак, әмма җаваплылык бик зур. Чөнки ничек чыга, шулай карыйсың. Аннан без инде сәхнәгә сыймый башлаган идек. Ул безгә яңа мөмкинчелек ачты.

    Рамил Мөхетдинов:

    “Елый икән, елый ирләр дә” фильмы спектакль буларак та куелды. Без аны Арча сәхнәсендә генә дә 16 тапкыр уйнадык. Тик фильм төшерү ул актер уйный, режиссер куя, дигән сүз генә түгел. Финанс мөмкинчелеге дә кирәк. Җитәкчеләр безгә аны бирделәр. Бу эшне туктатмаска иде инде. Сүз уңаеннан, Казанда Алмаз Нургалиев танылган театр артисты Әсһәр Шакиров турында фильм төшерә. Кайбер артистларыбызны шунда катнашырга чакырды. Җәен безнең районда эшен дәвам итәчәк. Анда янәдән безнең артистлар катнашачак. Кинода уйный торган түгел, ә рольгә кереп китеп яши торган кешеләр кирәк, диде режиссер. Без алдан электрон вариантта спектакльләребезне җибәрдек, ул ошатты.

    – Айрат Гомәрович, яңадан кинофильм төшерергә уйласалар, хәзер андый мөмкинлек биреп булыр идеме икән?

    Айрат Нурьязанов:

    Кинофильм төшергән вакытларда без шуның белән канатланып, янып йөрдек. Ул чакта мөмкинлекләре дә икенче иде. Соңгы вакытларда төрле режиссерлар белән эшләргә туры килде. Әйбәт әйберләр куйсалар да, алар белән аңлашылмаучылыклар килеп чыкты. Хәзер коллективны җитәкләргә Рамил Мөхетдинов килде. Театрның шундый теләге бар икән, мин кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакмын. Аннан кинофильм төшерү өчен махсус җиһазлар да кирәк бит. Бездә алар юк. Мәдәният йортының кино бүлеге егетләре белән грант яздык. Барып чыкса, ике камера һәм квадракоптер алырга уйлыйбыз. Хыялларыбыз тормышка ашса, фильм төшерү өчен мөмкинчелек булачак.

    – Айрат Гомәрович, районда халык театрын муниципаль театр итү мөмкинлеге юкмы?

    – 2016 елларда ук бу мәсьәлә күтәрелгән иде инде. Әмма безнең теләк белән генә булмый. Әтнә районында дәүләт театры бар бит. Мәдәният министрлыгы положениесе нигезендә ул 5 районга хезмәт күрсәтергә тиеш. Муниципаль театр итү дә зур чыгымнар сорый. Бюджетка килеп терәлә. Хыялда бар ул, шуңа андый  мөмкинлек чыгуга эшләячәкбез. Әмма әлегә вәгъдә итә алмыйм.

    Рамил Мөхетдинов: Мин җитәкче булып саналсам да, без барыбыз бертигез. Сүзләребезгә колак салып, килешеп эшлибез. Бу сезонга яңа спектакль сайладык. Мартта театр көненә чыгарырга планлаштырабыз. Аз кеше катнаша торганны алдык. Шулай авылларга чыгу җайлы. Аннан социаль челтәрләрдә үзебезне танытуга, электрон вариантта спектакльләребез белән таныштырып баруга да игътибарны юнәлтәбез. Арча педагогика көллиятендә “Спутник” төркеме бар. Алар белән дә спектакль өйрәнәбез. Үз коллективыбызга да яшьләр килә. Адилә Кәчедән килеп йөри. Иҗади кыз, шигырьләр дә яза.

    Адилә Әхмәтҗанова: Минем беренче ролем – “Беренче театр”да Факиһә. Коллективка да тиз кереп киттем. Киләчәктә тәҗрибәле сәхнәдәшләрем белән тагын күп образлар иҗат итәрмен, дип уйлыйм.

    Харис Сафин: Дүртенче сезон инде без режиссер Азат Зарипов белән эшлибез. Җайлы кеше ул. Өйрәтүе бик ошый. Киләчәктә дә яңа спектакльләр иҗат итеп, тамашачыларыбызны сөендерербез.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: