erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә Арча кызы Адилә Әхмәтҗанова беренче урынга лаек булды

3 декабрьдә, Татар китабы йортында «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Быел бәйгедә барлыгы 68 кеше катнашкан, аларның 25е жюри тарафыннан югары дип бәяләнгән, дип хәбәр ителә «Татар-информ» язмасында

Узган ел белән чагыштырганда, быел «Проза» номинациясендәге әсәрләр көчлерәк булган. Бәйгенең жюри әгъзасы, язучы, шагыйрь, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов яшьләр беренче әсәрләреннән үк зуррак жанрларга тотынуларын әйтте.

«Шигърият» номинациясенә килгән эшләрне Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех һәм шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөхәррире Рифат Сәлах укыган. Алар конкурста берничә ел рәттән катнашучыларның иҗатында үсеш сизелгәнен белдерде. Рифат Сәлах Арча районыннан Адилә Әхмәтҗанованы мисал итеп китерде.

«Ул узган ел икенче урынны алган иде, быел менә беренче урынга лаек булды. Аның иҗатында үсеш сизелә. Гомумән бу конкурска килгән һәр катнашучы безнең белән үсеп китә дип саныйм. Кайберләрен инде без каләмдәшләребез итеп күрәбез. Иҗатлары белән танышкач, «Мин болай яза алмас идем», - дип сокланган чакларым булды. Андыйлар беренче, икенче урынга лаек дип табылдылар», - диде Рифат Сәлах.

Ул шулай ук конкурста 14-17 яшьлекләр өчен аерым категория барлыкка килүен әйтте.

«Поэзия» номинациясе:

Гран-при – Гөлзилә Фәхретдинова (Балтач районы)

14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Рәйсә Абдуллина (Балтач районы)

2 урын – Алинә Шәехова (Актаныш районы)

3 урын – Ильсур Мифтахов (Әлмәт районы)

18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Адилә Әхмәтҗанова (Арча районы)

2 урын – Айрат Шамс (Мөслим районы)

3 урын – Альбина Саетова (Актаныш районы)

3 урын – Айзат Вахитов (Саба районы)

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кызыксындыру бүләге – Ильяс Хаҗиев (Кукмара районы)

«Проза» номинациясе:

14 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Әмир Фәрхуллин (Мамадыш районы)

2 урын – Зилә Гайнуллина (Алабуга районы)

3 урын – Ләйлә Нуриева (Актаныш)

18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Гөлфия Галәветдинова (Арча районы)

2 урын – Ихтыяр Кыямов (Казан)

3 урын – Айлия Хаҗиева (Саба районы)

«Балалар әдәбияты» номинациясе:

1 урын – Исламия Халикова (Лаеш районы)

2 урын – Таңчулпан Гыйлаҗова (Теләче районы)

3 урын – Ләйсән Абдрахманова (Кайбыч районы)

Кызыксындыру бүләге – Айзилә Абдрахманова (Кайбыч районы)

«Драма» номинациясе:

2 урын – Айрат Шамс (Мөслим районы)

3 урын – Ралина Хәбирова (Әгерҗе районы)

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X