erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Игенче“дә кукуруз сугалар

Урак өсте күп хуҗалыкларда инде күптән тәмамланды. Ә менә “Игенче“ ширкәтендә андый төшенчә юк.

Июль аенда уракка беренче булып керешәләр алар – шепкән шулай иртә өлгерә. Бөртекле-кузаклы культураларны сугып алгач бераз өзеклек булып тора да, аннан бөртеккә кукуруз сугу башлана.

Комбайнчы Хәниф Вильданов төп уракта 23 мең центнердан артык ашлык суктырган булган. Хәзер менә кукуруз суктыра. Комбайны шул ук, ә суктыру җайланмалары башка. Кукуруз бик яхшы үскән, биеклеге өч метрга җиткән, чәкәннәре дә “көчле“.

– Гектардан 57 центнер чамасы чыга, – ди баш агроном Марат Вахитов. –Дымлылыгы  27–28 процент. Билгеле, киптерергә туры килә.

Кукуруз орлыгы терлекләргә катнаш азык ясау өчен тотылачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хуҗалыкта әле 900 гектардан артык мәйданда көнбагыш та бар. Шушы көннәрдә аны суктыруга керешәчәкләр.

Шулай ук бәрәңге алу дәвам итә. Һава торышы бераз уңайсызрак торса да, бәрәңге игү үзен аклый. Әзерләнгән бәрәңгене сатып алып баралар.

Ә менә туфрак эшкәртү өчен шартлар гаять уңай. Район буенча 50234 гектарда (74 процент) эшкәртелде. “Ак барс“ агрокомплексы“, “Казанка“ ширкәтләрендә бу эш төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X