erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә

1 июньдә районда чәчүлекләрне кабул итү көне булды.

Хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар басулар буйлап үтеп игеннәрнең торышына бәя бирделәр.
– Язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп, вакытында башкарып чыгуга өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт! – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Хәзер чәчүлекләрне тәрбияләп, мул уңыш өчен кирәкле чараларны үткәрү бик мөһим. Безнең район тулаем ашлык җыемы буенча беренчелекне тотса да, бер гектардан уртача уңыш буенча шактый калыша әле.
Белгечләр кайбер басулардагы арышларның биологик уңышын 60 центнерга кадәр дип бәяли. Дөрес, чебешләрне көз саныйлар. Әмма санарлык әйбер бар!
Хуҗалыклар күпьеллык үләннәрне чабуга керештеләр.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X