Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә
Быел 13 мең гектарда көзге, 35 мең гектарда сабан культуралары җыйнап аласы бар
Әйе, нәкъ шулай. 21 июльдә хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар район башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендә автобусларга утырып басулар буйлап сәяхәткә чыгып киттек.
Мондый сәяхәтләр гадәттә уҗымнар тишелеп чыккач, сабантуйлар тирәләрендә була иде. “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов әйткәнчә, игеннәр өлгереп килгәндә басуларга бәя бирүе гаделрәк тә икән. Чөнки бар да уч төбендәге кебек – игеннәр дә, чүп үләннәре дә уч төбендәге кебек.
Сәяхәтне “Кырлай“ ширкәте басуларыннан башладык. Ширкәт җитәкчесе Дилүс Мостафин, баш агроном вазыйфаларын башкаручы Александр Воронин һәр басуга аңлатма биреп бардылар. Төрле басулар бар, бәрәңгеләре бик матур. Район җитәкчесе үз киңәшләрен бирде.
“Ашытбаш“, “Северный“, “Ватан“, “Ташкичү“, “Заря“ хуҗалыклары басуларын карап үттек. “Северный“ ширкәтендә сугарулы кукуруз басуында тукталдык. Арчаның үзәгендә яшәгәч быел яңгырлар күп яуды, дип йөри идек. Һәркайда да алай түгел икән. “Заря“ ширкәте җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов бездә 44 көн буе яңгыр яумады, ди. Андый мисалларны тагын китерделәр. Гаҗәп, элегрәк болытларны урман тарта, дип сөйлиләр иде. Соңгы вакытта бу киресенчә килеп чыга.
“Северный“ ширкәтендә кукурузны күп чәчәләр, терлекләре күп, алар әле тагын да артачак. Кукурузның шактый өлеше сугарулы мәйданнарда. Үсемлекләр инде 2 метрдан арткан. Хуҗалыкта ашламаны җитәрлек кертәләр, җитәрлек дым да булгач үсә дә үсә инде алар.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов иген культураларының үрнәкләрен әзерләп куйган. Һәркайсы турында җентекләп сөйләде. Зур хезмәт куеп үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыйнап алырга, амбарларны, ындыр табакларын яхшылап әзерләргә кирәк.
Район җитәкчесе быел басуларда мул уңыш үстерелүен билгеләп үтте. Тулаем уңыш узган елгыдан ким булмаячак. Ул тырыш хезмәтләре өчен механизаторларга, белгечләргә, җитәкчеләргә рәхмәт әйтте, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Көннәрнең эссе торуы игеннәрнең өлгерүен тизләтте. Көзге бодай өлгереп җитте, якындагы көннәрдә арыш, арпа сугарга керешәчәкләр. Урак өсте җитте!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев