Игенчеләр тырышты, яңгырлар бик кирәк
Чәчүлекләрне кабул итү – игенчеләрнең, җитәкче һәм белгечләрнең язгы хезмәтенә бәя бирү.
Узган җомгада район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар автобуска утырып басулар буйлап сәяхәткә чык-тылар.
Һәр хуҗалык җитәкчесе үз басулары белән таныштыра барды. Иң беренче булып “Казанка” ширкәте биләмәләре аша үттек, кайбер басуларда тукталып игеннәрнең, күпьеллык үләннәрнең торышы белән кызыксындык.
Елның үзенчәлекләрен исәпкә алганда, арышлары начар түгел. “Без арышны тулысынча пар җирләренә чәчәбез, – диде хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров. – Химик препаратлар кулланган юк, экологик яктан чиста ашлык җитештерәбез”. Арпа, солы культуралары да матур гына күтәрелеп килә. Шактый мәйданнарда кукуруз, судан үләне чәчкәннәр.
– 2010 елгы корылыкта безне шул судан үләне коткарды, – ди “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев. – Ул елны без аннан өч уңыш алдык.
– Быел бер басуга кандала үләне (донник) дә чәчеп карадык, – ди Айдар Сабиров. – Ул хәзер үк билдән инде. Бу культураны чәчү әйләнешенә дә кертергә уйлыйбыз. Быелгы кебек коры елда аннан сенаж салырга була. Уңышлы килгән елда сидерат итеп файдаланырга мөмкин.
– Кандала үләне үзеннән соң бер гектарда 300 килограммга кадәр азот калдыра, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. Ул шулай ук көздән сукаланган һәм тирәнәйтеп эшкәртелгән басуларда дымның күбрәк туплануын, бүгенге көндә андый басуларда чәчүлекләрнең яхшы хәлдә булуын әйтеп үтте. Кыяктан тукландырганда үсемлекләр корылыкка чыдап, яңгырларга кадәр бирешмәскә тиешләр.
Пар җирләренә чәчелгән арышлар аерылып тора. Юлның бер ягында шундый басу, ашлама да керткәннәр, үсемлекләр куе яшел төстә. Икенче яктагы басу башка хуҗалыкныкы, арышны начар элгәргә чәчкәннәр һәм анда өметле әйбер күренми дә.
“Ватан” хуҗалыгы басуларына килеп кергәч күңелләр күтәрелеп китә, сабан культуралары, күпьеллык үләннәр бик яхшы хәлдә, чүп үләннәрнең әсәре дә юк.
– Без баш агроном әйткәнне тыңлыйбыз инде, – ди директор киңәшчесе Мансур Әхмәтов.
Ә баш агроном Габдрәис Рамазанов кайчан, нәрсә эшлисен яхшы белә. Күпьеллык үләннәрне дүрт ел уңыш биргәч сукалыйлар. Игенчелек культурасы югары хуҗалыкта.
“Северный” ширкәте моңарчы да районда үрнәк булырлык хуҗалык иде. Соңгы вакытта инвестор терлекчелеккә дә, игенчелеккә дә игътибарны аеруча арттырды. Техника, авыл хуҗалыгы машиналары яңарды, яңа сорт орлыклар кайтарылды, быел минераль ашламалар куллану нык артты. Сабан культуралары бик яхшы хәлдә, басуларына карап сокланырлык.
“Заря” ширкәте басулары нигездә комлы туфрактан тора. Хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Закирҗановка биредә күп нәрсәне яңадан торгызырга туры килде. Хәзер ындыр табакларына керәсе килеп тора, яңа складлар төзелде, ашлык чистарту, киптерү җайланмалары куелды, территория төзекләндерелде. Ә комлы басуларда көзге бодайга кадәр игә башладылар. Басуларда биредә моңа кадәр күрелмәгән техника эшли. Эшләргә кеше җитми, дип тә зарланмыйлар, түләсәң эшкә кеше табыла ул.
Район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчеләргә, белгечләргә, игенчеләргә язгы кыр эшләрендәге хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. “Кемнең ничек эшләгәне басуларда ачык күренә, – диде ул. – Яңгырлар да яуса, әйбәт уңышка ышаныч бар. Үзебездән торганны эшләргә, кыяктан тукландыруга, чәчүлекләрне сак-лау чараларына игътибар бирергә кирәк”.
Район башлыгы терлек азыгы әзерләүдә дә оешканлык күрсәтергә чакырды. Моның өчен булган бөтен мөмкинлекне файдаланырга.
Хуҗалык җитәкчеләре быел халыкка печән биреп булмаска да мөмкин, дигән фикер әйттеләр. Күпьеллык үләннәрнең икенче каты да яңгырлар яуса гына үсәчәк. Һәр кеше печән әзерләү хәстәрен күрә башласа, әйбәт булыр иде. Яфрак азык, витаминлы үләннәр әзерләү буенча шефлар ярдәме дә артык булмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев