erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Игенче”ләр уракка төште

Район хуҗалыклары әкренләп игеннәрне урып-җыю эшләренә керешәләр

 

Районның алдынгы механизаторы, спортчы, тренер Илнур Габдрахмановның улы Зөлфәт әле июль башында гына хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан. Дүрт көннән комбайн белән шепкән урырга чыккан. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Зөлфәт оста хоккейчы, әтисе белән кечкенәдән техника янында.

– Әтисе комбайнын әзерләп, саклап торды, – ди хуҗалыкның баш агрономы Марат Вахитов.

Комбайнчылар бүген һәр хуҗалык өчен иң кирәкле кешеләр. Басуларда мул уңыш өлгереп килә. Яхшы әзерләнгән техника, тәҗрибәле комбайнчылар белән генә югалтуларсыз җыйнап алып булачак бу икмәкне. Шактый басуларда игеннәр сөрлекте, арышның буе – 2 метр!

Бүген “Кызыл Яр” хуҗалыгында үтәчәк  семинарда сүз менә шул турыда барачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә “Игенче” хуҗа-лыгында шепкән (рыжик) 400 гектарда үстерелде. Бу майлы культура шулай иртә өлгерә, аны орлыкның дымлылыгы 8 процентка калгач кына суктырачаклар.

Арча элеваторы коллективы яңа уңыш ашлыгын кабул итәргә әзер. Республика оешмалары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре катнашындагы комиссия алар хезмәтенә яхшы бәя бирде. “Территориядәге үләнне генә дә быел биш тапкыр чаптык инде”, – ди җитәкче Ләйсән Әһлиуллина.

Юлларны асфальтлаганнар, складлар агартылган, барлык линияләр төзек. Ашлык бәяләре билгеле булгач хуҗалыклар белән килешүләр төзиячәкләр. Районда шундый предприятие булу хуҗалыклар өчен бәхет инде ул. Нинди куәтле киптергечләре, чистарту линияләре булган “Курса МТСы” ширкәте дә ел саен элеваторга ашлык чыгармый калмый. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов моны бик отышлы, дип саный. Чөнки дымлы ашлык көшелдә бер төн генә ятса да сыйфатын югалта. Киптергечләре булмаган фермер хуҗалыкларына элеватор белән эш итү аеруча уңай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X