erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Игеннәрнең 57 проценттан артыгы суктырып алынды.

Яңгырлар урып-җыюны бераз тоткарласа да, бик кирәкле һәм вакытлы иде алар.

Чөнки көзге чәчү бара, күпъеллык үләннәр, бәрәңге өчен дә дым артык түгел.

Комбайнчылар мөмкинлек булу белән эшне дәвам итә. 25 августка районда игеннәрнең 57 проценттан артыгы суктырып алынды.

“Казанка” хуҗалыгы комбайнчылары үзләрендә уракны тәмамлап, башка хуҗалыкларга ярдәмгә килделәр. Кайберәүләр әлеге хуҗалык урып-җыюны ничек шулай тиз тәмамлый алды икән, дип аптырый. Җирләре азмы әллә, диючеләр дә бар. Әле карап утырдым, районда урып-җыю мәйданнары “Казанка”ныкыннан азрак дүрт хуҗалык бар. Аларда әле уракның яртысы гына эшләнгән. Хикмәт эшне оештыруда, механизаторларның тырышлыгында. “Казанка” комбайнчыларын ярдәмгә килгән хуҗалыкларда да “чынлап та шәп эшли икән бу егетләр!” – дип мактыйлар. 

Башка хуҗалыкларда да күп безнең тырыш кешеләребез. 23 августта район башлыгы Илшат Нуриев “Кырлай” ширкәте комбайнчысы Ринат Нәфыйковка, “Северный” ширкәтеннән Мидхәт Мифтаховка, “Тукай” хуҗалыгыннан Рафил Фәттаховка, “Ашытбаштан” Илшат Хәбибуллинга, “Ватан” ширкәтеннән Константин Захаровка, “Кишет”тән Ренат Галәветдиновка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Бердәм Россия” партиясенең Арча бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, район иҗтимагый советы рәисе Ренат Һидиятов 24 августта басуларда игенчеләр янында булдылар. Тәлгать Җәләлетдинов “Кырлай” ширкәте шоферы Фәнис Нәфыйковка, “Игенче” ширкәтеннән Шамил Сабирҗановка, “Северный” хуҗалыгыннан Ранил Баһаветдиновка, Ашытбаштан Фәргать Нуруллинга, “Яңарыш” ширкәтеннән Фаяз Габделхаковка Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов "Курса МТСы" ширкәте яшь комбайнчысы Ранис Хөснетдиновка, "Ак Барс" агрокмплексы" ширкәтеннән Ранил Туктаров һәм Раил Фәйзрахмановка бүләкләр тапшырды.

Район мәдәният йорты каршындагы агитбригада (җитәкчесе Расих Галимҗанов) игенчеләребез янында чыгышлар ясый. 24 августта алар Наласа ындыр табагында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X