Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы игълан ителгән иде

    Балаларыбыз тормышын саклыйк

    Кызу тизлек белән бару нәтиҗәсендә көн дә юл һәлакәтләре булып тора, кешеләрнең, иң аянычы, балаларның гомере өзелә.

    “Алда җәйге каникуллар. Балалар өйдә, әти-әниләр эштә. Бу чорда әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен кат-кат аңлатырга кирәк”, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

    – “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы игълан ителгән иде. Ул каникуллар уңаеннанмы?

    – Максаты – яшүсмерләр һәм балалар катнашында юл һәлакәтләрен киметү. Соңгы дүрт айда гына да республикада 16 яшькәчә балалар катнашында 124 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шуларда алты бала һәлак булып, 128е төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Безнең районда дүрт айда 2 юл-транспорт һәлакәте булып, ике бала зыян күргән. Узган ел шушы чорда бер юл һәлакәтендә ике бала тән җәрәхәте алган булган.

    Саннардан күренгәнчә, барлык юл-транспорт һәла-кәтләренең өчтән бер өлеше җәйге айларга туры килә. 2020 елның җәен генә алыйк. Республикада июньнән августка кадәр 166 юл-транспорт һәлакәте булып, шуларда бер бала һәлак булган, 173 бала тән җәрәхәтләре алган. Коточкыч бит бу.

    Җәйге чорда юл хәрәкәтендә катнашучы барлык кешеләргә юлларда аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Әти-әниләр юлга якын урыннарда балаларын караучысыз калдырмасыннар иде. Балаларының тормышы беренче чиратта алар кулында.   

    Реклама

    – Хәзерге вакытта юлларда велосипедчы балалар бик күп күренә башлады. Алар хәтта бер-берсе белән узышып уйныйлар. Аннан скутерлар, электр самокатлары, башка төрле транспорт чаралары  модага кереп китте.

    – Һәм аларда йөрү балаларга ошый. Шундый “уенчыклар” алып биргәндә әти-әниләр аларның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында уйлый микән? Мондый “гаджет”ларда зур тизлек белән йөрергә була һәм бала юлда очрый торган көтелмәгән хәлләрдән дә сакланмый. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмичә андый транспорт чараларында юлга чыгып балалар тормышларын куркыныч астына куя, шулай ук бу очракта юл-транспорт һәлакәте килеп туарга да мөмкин. Әти-әниләр бу хакта онытмасыннар иде.

    –  Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату буенча ЮХИДИ бүлекчәсе нинди эш алып бара?

     – Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә төрле чаралар оештырыла. Анда ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре дә катнаша. Ә җәйге чорда шундый ук чаралар мәктәп яны, ял итү лагерьларында үтә. Мәктәпләрдә яшь юл хәрәкәте инспекторлары өчен түгәрәкләр эшли. Алар белән ел да бәйге оештырыла. Күптән түгел “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесендә Арча командасы өченче урынны яулап бронза медаль алып кайтты. Лилия Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге команданы (Илназ Гыйззәтуллин, Аделя Муллаҗанова, Салават Нигъмәтҗанов, Зарина Сафина) чын күңелдән җиңүләре белән котлыйм.

    Даими рәвештә “Тоннель” профилактик операциясе үткәрелә. Балаларны машина салонында йөрткәндә яше һәм авырлыгы буенча куркынычсызлык каешы, махсус тотып торучы җайланма кулланырга кирәк. Нәкъ менә алар балалар тормышын саклап кала. Тормыш кат-кат шуны исбатлады. Шуңа ата-аналар бу хакта исләреннән чыгармасыннар иде. Онытмагыз, балалар тормышы сезнең кулда. Җәйге каникуллар вакытында балалар да, транспорт белән идарә итүчеләр дә, җәяүлеләр дә игътибар үзәгендә булачак.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: