Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Игътибар! Зәкят һәм фитыр нисабы күләме үзгәрде

    Татарстан мөфтияте Рамазан ае алдыннан Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән билгеләнгән зәкят һәм фитыр сәдакасы нисабы күләменең үзгәрүе турында хәбәр итә. Үзгәрешләр хәзерге вакытта алтын һәм көмеш бәясенең сату-алу базарында тотрыксыз булуы белән бәйле.

     

    Шулай итеп, 2022 елның 15 мартына фитыр сәдакасы түләү өчен 58 000 сум һәм зәкят түләү өчен 620 000 сум күләмендә билгеләнгән нисаб күләмнәре актуальлеген югалтты. 

    Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, Татарстан мөфтияте рәсми сайт аша нисабларның яңа күләме турында үзгәргән саен хәбәр итәчәк. Мөселманнар өчен мәҗбүри түләүләрне түләр алдыннан сайтта бирелгән нисабның актуаль күрсәткечләренә игътибар итәргә яки мөстәкыйль рәвештә нисаб күләмен исәпләп чыгарырга киңәш итәбез. 

    Зәкят түләү өчен нисаб түбәндәге формула буенча исәпләнә: 85 х [бер грамм алтын бәясе, аны РФ Үзәк банкы сайтында карарга мөмкин cbr.ru/hd_base/metall/metall_base_new/].

    Фитыр сәдакасы бирү өчен нисаб күләме түбәндәге формула буенча исәпләнә: 595 х [бер грамм көмеш бәясе, аны РФ Үзәк банкы сайтында карарга мөмкин: cbr.ru/hd_base/metall/metall_base_new/].

     

    2022 елның 15 апреленә фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 39 865 сум, зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 439 110 сум.  

    Реклама

    Фитыр сәдакасы һәм фидия күләмнәре үзгәрешсез кала.

    Нисаб ул – мөселман кешесенең әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитыр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.

    Чыганак: http://dumrt.ru/

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: