erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Ике атнасын түздек, өченчесе авыррак булды”

​​​​​​​Коронавирус чорында Яңа Чүриле психоневрологик интернат тулысынча изоляциядә булды.

360 авыру янында 44 хезмәткәр өч атна буе,  24 апрельдән, өйләренә дә кайтмыйча, хәтта капканың икенче ягына да чыкмыйча яшәде. Кичә һәм бүген икегә бүленеп алар өйләренә җибәрелде, урыннарына ике атнага икенчеләре килде.

Кичә хезмәткәрләрне хастаханәдән өйләренә җибәргән мизгелдә без дә шунда булдык. Ничек чыгарлар, кайтармыйча яткырган өчен тавышланмаслармы, дигән уйлар килгән иде башка. Юк, барысының да кәефләре күтәренке, күңелләре көр, тимер капканың икенче ягында көтеп торган ирләре, балалары белән очрашуны көтеп йөзләрендә елмаю балкый. Безнең халык шундый бит ул, ризасызлык белдергән, тавыш чыгарган була, әмма иң авыр вакытта барысы турында да онытып, ярдәмгә ашыга. Безнең Россия халкына хас бик матур сыйфат ул.

Өч атна буе хезмәткәрләр нинди шартларда яшәгәннәр соң? Берничәсенә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Шартлар яхшы иде. Йокларга урын бар. Өч тапкыр бушлай ашаттылар. Юынырга да мөмкинлек тудырылган. Телевизор  эшли. Музыка коралларында уйнап, җырлап, үзебезнең дә, авыруларның да күңелләрен күрдек. Рухи яктан гына кыенрак булды. Гаиләдән аерылып тору бит, – диде өлкән шәфкать туташы Адилә Гарипова.

Адиләнең 4 яшь ярымлык баласы бар. Үзе Мөрәленеке, Арчада яши икән. Өч атна буе дәү әнисе, әтисе белән торган.

– “Мин карантинда булам”, – дип аңлатып киттем. Шалтыратканда әтисен чакырып: “Әни карантиннан шалтырата”, – дия иде. Икенче яктан килгәндә, тулысынча изоляциядә булуның уңай яклары да бар. Эшкә иртүк 7 тулганчы чыгып китәсе юк. Юлга чыгым китми. Ашау бушка, – ди Адилә.

– Өйнең кадерен белә башладык. Ябылуда булганда, авыруларның да хәлен яхшырак аңладык. Алар гомер буе ябылуда яши бит. Ә без көн саен өйгә кайтып, якыннарыбыз белән бергә булабыз. Балаларыбызны, ирләребезне сагындык, хәзер алар белән очрашу шатлыгы кичерәчәкбез. Булган шушы байлыгыбызның бәясен тойдык, – диде сестра-хозяйка Лилия Рәхимуллина.

Лилия үзе Казан кызы. Саба районы Курсабаш авылында яши, шуннан килеп йөреп эшли. Балалары зурлар инде, 22, 15 яшьләрдә. Әмма нинди яшьтә булсалар да, анага бала бит инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бүген, 15 май – гаилә көне. 1 Май, 9 Майны, шәфкать туташлары көнен ябылуда үткәреп җибәрсәк, гаилә көнен гаилә белән каршы алабыз. 3 авыр атна артта калды. – диде Лилия.

Мөрәледән Чулпан Гафурованы 7, 14 яшьлек балалары Ранил белән Айсылу, ире Наил каршы алды. Каршына йөгереп килгән балаларын кочаклап алгач, Чулпан елап ук җибәрде. Сагынышканнар.

– Ике атнасын түздек, өченчесе авыррак булды, – ди Чулпан.

– Балаларның берсе 1, икенчесе 8 сыйныфта укый. Дистанцион уку бит. Кыенракка килде. Терлекләр дә бар, – диде ире Наил. – Түзәсең инде, кая барасың, эшең шундый булгач. Чулпан кайтты, хәзер мин ике атна тулысынча изоляциядә булам. Мин дә интернатта эшлим.

– Нинди хезмәт башкаруларына карамастан, бөтен хезмәткәрләргә хәлне аңлап эшләгәннәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Өч атнага ук китте бит. Дөрес, шалтыратышып тордылар. Үпкәләп сөйләшмәүчеләре дә булды. Өйдә мал-туар, бала-чага бар. Тормышны алып барырга кирәк. Күбесе хатын-кызлар. Алар гаиләнең тоткасы шул. Ничек кенә булмасын, барыбер түзделәр. Авыруларны да карадылар, бакча эшләрен дә, территорияне дә җыештырдылар. Быел чәчәкләрне ир-атларыбыз утыртты инде, – диде Яңа Чуриле психоневрологик интернат директоры Рамил Гарипов. – Рәхмәт, район башлыгы Илшат Нуриев даими шалтыратып хәл белеп, коллективка рәхмәтен җиткереп торды. Бу да психологик яктан зур терәк булды.

Бу көнне өч атналык тулысынча изоляциядән чыккан хезмәткәрләрнең хәлләрен белергә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова да килгән иде.

– Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова видеоконференция вакытларында хәлләрен сорашып, рәхмәтләрен белдереп торды. Кем булып эшләвенә карамастан, һәр хезмәткәргә, – диде Ләйсән Галәветдинова. – Аннан тулысынча изоляция вакытында хезмәт хакына өстәмә акча да түләнәчәк. Федераль бюджеттан нинди хезмәт башкаруыннан чыгып 2 атнага 10 меңнән 25 мең сумга кадәр, Татарстан бюджетыннан бер айга 15 мең сум.биреләчәк. Рәхмәт сезгә. Сез, чын мәгънәсендә, бүгенге көн геройлары. Хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X