Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ике баласын берьюлы үлем кочагына озатты

    Башларын, кулларын стенага бәрә-бәрә елады ул.

    Арчада яшәүче Равия апа Шәфигуллинаны балачактан ук беләм, дисәм дә ялгыш булмас. Ул Мөндеш сельпосында склад мөдире, ә минем әни Иске Кырлай кибетендә сатучы иде. Кая барсам да, әни мине үзеннән калдырырга тырышмады. Равия апа белән дә әни белән сельпога товарга барганда танышып киттем. Бала вакыт булса да, ни сәбәптәндер, бу апа минем хәтергә нык сеңеп калган.

    Без Арчага күчеп килгәч тә ул әни белән аралашып торды. Өйгә дә еш килде. Уллары турында сөйләгәне хәтердә. Һич югында, үзе белән кул эше алып төшеп, бәйләп утыра иде. Әмма сугыш елы хәтирәләре белән уртаклашканы бер дә истә калмаган. Мин сугыш башланганда 11 яшьтә генә булган кызчык күргәннәр турында күптән түгел булган очрашудан соң гына белдем. Ә күптән түгел ул миңа үзенең истәлекләрен язган дәфтәрне бирде. Бер өлеше белән газета укучыларны да таныштырып китәргә уйладым.

    “Бүген мин иртәрәк уяндым. Тәрәзәдән карыйм – көн бик матур, кошлар сайрый. Күңел күтәренке, әти бик матур чыбыркы, әни ашау әйберләре салган төенчек тоттырды. Яраткан эшемә барам. Капкадан чыккан идем, күрше апалар көчкә сөйләшәләр, елый-елый арып беткәннәр. Яннарына бардым. “Балам, җаным, – диде берсе аркама кулын куеп. – Германия сугыш башалаган бит”. Йөгереп өйгә кереп әнигә әйттем дә эшкә йөгердем. 8 яшьтән әти белән кара-каршы көтү көтә идем.

    ...Безнең Казиле авылыннан төрле яшьтәге ир-атларны, кайбер гаиләдән берничә кешене фронтка озаттык. 1941 елның августында безнең әтигә дә сугышка чакырып хәбәр килде. Без көтүдә идек әле. Атка атланган бер яшүсмер безнең янга килеп әтигә язу тапшырды, сыерларны хәзер үк фермага куарга кушты, исән-сау кайтуын теләде.

    Әтием Сөнгать һәм аның энесе Нигъмәт абыйны хәрби комиссариатка кадәр озата бардык. Әни кечкенә балалар белән өйдә калды. “Әтием, исән-сау әйләнеп кайтуыңны телим”, – дидем елый-елый аның муенына сарылып. Ике баласын берьюлы үлем кочагына озатуы әбигә бигрәк тә авыр булды.  Озакламый Нигъмәт абыйның һәлак булуы турында хәбәр дә килде. Әбинең елавын сөйләп кенә бетерә торган түгел. Башларын, кулларын стенага бәрә-бәрә елады ул.

    Безнең әтинең ике хаты килеп калды. Соңгысындагы берничә җөмләсе истә калган. “И, балалар һәм дә әнисе, сезләрне сагынуымның чиге-чамасы юк. Әгәр дә төшемдә генә булса да, тәрәзә аркылы булса да, сезне бер күрә алсам, үлсәм дә үкенмәс идем”, – дип язган иде. Шуннан башка хәбәр алмадык. Көн саен тәрәзәләрдән карап көттек әтиебезне. Гомер буе аны сагынып яшәдек.

    Әти сугышка киткәннән соң бер елдан 20 чакрым ераклыктагы урманнан җәй көне уфалла арбасы белән утын ташыдык. Ашау мәсьәләсенә килгәндә дә җәйне көтеп кенә яшәдек. Иң элек кычыткан, аннан алабута һәм башка үләннәрне ашый башлыйбыз. Алабутаны сабаклары белән җыябыз да, киптергәннән соң тегермәнгә барып тарттырабыз. Басудан черек бәрәңге алып кайтып, бергә кушып күмәч пешерәбез. Аның тәмлелекләрен... Тәме әле дә авызда саклана.”

    Кечкенәдән әтисез калып, сугыш чорының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган 90 яшьлек Равия апа истәлекләреннән бер өзек бу. Күз яшьләрен йота-йота, үзәкләре өзелә-өзелә язган юллар.

    Гөлсинә Зәкиева    

      

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: