erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ике буын шагыйрьләре очрашты

Районыбызның каләм тибрәтүчеләре иҗади лабораториягә җыелды.

Арча үзәк китапханәсендә “Идел” журналы оештырган “Яңа исем” проекты кысаларында матур очрашу узды. 

Арча җирлегендәге тәҗрибәле язучылар һәм яшь шагыйрьләр фатирник форматындагы әдәби-музыкаль кичәдә иҗатлары белән уртаклашты. Үзенчәлекле формат: каләм тибрәтүчеләр гүя бер фатирга җыелды. Биредә “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әһелләре һәм яшь иҗатчылар фикер алышып, шигърият дөньясында илһамланды.
Мондый очрашуның төп оештыручылары – яшьләр белән бер дулкында булучы “Идел” журналы һәм шәһәребезнең үзәк китапханәсе. Агымдагы елның март аеннан старт бирелгән республикакүләм “Яңа исем” проекты төрле районнар буйлап яшь шагыйрьләрне һәм язучыларны барлый. Китапханәдә булып узган кичәдә катнашучы “Идел” журналы журналисты Гүзәл Насыйбуллина бу хакта тулырак сөйләде.  “Безнең проект республика буйлап иҗади берләшмәләрне барлап, иҗади яшьләрне үстерү өстендә эшли. Әлегә гаризалар кабул ителә. Алга таба талантлы яшьләрне туплап, алар белән тәҗрибәле язучылар эшләячәк. Һәм ел ахырында безнең журналда үз иҗатлары белән яңа исемнәр барлыкка киләчәк һәм “Язучы” дигән таныклык тапшырылачак”, - диде ул.

       Әдәби чараны “Каурый каләм” берләшмәсе җитәкчесе Адилә Әхмәтҗанова алып барды. “Арча ягы әдәбиятның чәчәк аткан төбәге буларак күз алдында тотыла. Шуңа күрә без аны үстерергә тиеш. Фатирник форматы әле бездә яңа. Катнашучылар тарафыннан ул бик җылы кабул ителде. Чөнки ул рәсми чара түгел, уңай һәм иркен мөхиттә уздырыла торган юнәлеш. Аның “Яңа исем” проекты кысаларында уздырылуы тагын да отышлы булды. Яшьләр тарафыннан битарафлык күрсәтелмәсә, алар иҗатка тартылса, әдәби чаралар һәрдаим булып торачак”, - диде ул. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзенең кабатланмас шигырьләрен башкару белән беррәттән, кичәгә килгән һәркемгә сүз биреп, катнашучылар белән әңгәмә корды Адилә. Ике буын шагыйрьләр арасында җанлы сөйләшү дә, тәҗрибә уртаклашу да, киңәшләшү дә, тәнкыйть тә булды.

 Шигырь язучылардан тыш, аларны башкаручылар да җыелган иде бирегә. Шундыйларның берсе – “Җидегән чишмә” халык театрының җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. Ул Чиләбедә яшәп иҗат итүче Оксана Ильюпның “Сүз” шигырен укыды. “Рәхәт, иҗади, күрешүле, илһамлы фатирник булды бу. Яңалыкка омтылып, иҗат итеп яшик! Шигъри җаннар тагын да күбрәк булсын иде!” – дигән теләкләрен җиткерде райондашыбыз.
   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X