erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ике җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, дүрт кеше - хастаханәдә

Кичә иртәнге тугызлар тирәсендә Кама Аланы янында ике «Лада» автомобиле катнашында юл һәлакәте булган.

Татарстанда ике җиңел машина трассадан кюветка төшеп киткән, дүрт кеше (шуларның берсе — бала) хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Алар әйтүенчә, авария кичә иртәнге тугызлар тирәсендә Кама Аланы янында булган. Биредә ике «Лада Приора» автомобиле юлны бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә, аларның икесе дә кюветка төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Авария нәтиҗәсендә ике хатын-кыз, бер ир-ат һәм биш яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларның барысын да хастаханәгә озатканнар», — дип искәртә аварияне күргән кешеләр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X