Ике хатын арасында... "сәнәк сугышы"
Алар йорт янындагы койма өчен талашкан.
Пенза шәһәрендә булган бу хәл. Җәнҗал вакытында 39 яшьлек хатын 62 яшьлек күрше хатынын имгәткән. Ул аны сәнәк белән тукмаган. Яралар тирән түгел, ләкин бик күп, алар аякта да, кулда да, башта да бар. Сәнәк күтәргән хатын сүгенү сүзләре кулланган, үтерү белән янаган. Олырак хатынның тәне яраланган, куллары кара янып беткән, башында һәм аягында тәне күгәргән. Аны имгәтүчене полиция тоткарлаган. Башта җинаять эше ачылган. Аннары, күршеләр үзара килешкәч, җинаять эшен туктатканнар. Хәзер 39 яшьлек хатын әхлакый зыян өчен ун мең сум түләргә тиеш. Җинаять эше туктатылгач, җавап бирүче хатын китерелгән зыянны түләмәгән. Шуңа күрә сумма 5 меңнән 10 мең сумга кадәр арттырылган, дип яза Кызыл таң.
Тулырак: http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/ike-khatyn-arasynda-snk-sugyshy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев