erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ике машина бәрелешеп, юл кырыена төшеп киткән (+ВИДЕО)

Казан янында ике җиңел машина бәрелешкән һәм юл кырыена төшеп киткән. бу хакта "Татар-информ" яза.

Матбугат хезмәте мәгълүматына караганда, Юбилей урамындагы 20нче йорт каршында авария 11.20 сәгатьтә булган.

«ЛАДА Гранта» машинасының 57 яшьлек шоферы Көньяк урам ягыннан хәрәкәт итә һәм тыкрыкта сул якка борылырга җыена. Бу вакытта «Форд Фокус» машинасы руле артында 22 яшьлек егет аны узып китәргә омтылган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешә һәм юлдан читкә төшеп китә. Ике шофер да исән калган. «Форд Фокус» автомобиле хуҗасы, институтта дәресләргә соңга калмас өчен, маневр ясарга уйлаган булганлыгын аңлаткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X