erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ил башлыгы Арча сабантуенда

1996 елның 9 июнендә Россия Федерациясе Президенты Борис Николаевич Ельцин Арча Сабантуенда булды. Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев белән. Шул ук көнне Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай мемориаль музеенда булдылар

Ул елларда Арча районы хакимияте башлыгы  булып эшләгән Вагыйз Минһаҗев болай дип сөйли: “25 ел вакыт узган. Бу бик зур вакыйга иде. Ай ярым тирәсе алдан Минтимер Шәрипович ил башлыгының Арча Сабантуенда булачагын белдерде. Бу безнең өчен зур ышаныч та, сынау да булды. Арча эшчеләр бистәсендә  йортларны яңарту һәм буяу, юлларны асфальтлау, бигрәк тә үзәк стадионны тиешле дәрәҗәдә төзекләндерү эшләре башкарылды. Билгеле, республика да зур ярдәм күрсәтте. Ул вакыттагы хакимият хезмәткәрләре, район оешмалары җитәкчеләре зур җаваплылык тоеп, үзләренә бирелгән оештыру эшләрен тиешенчә башкардылар. Борис Николаевич республикабыз уңышлары турында сөйләгәндә Арча районын аерым билгеләп үтте. Арча Сабантуенда чүлмәк вату уенында катнашуын һәм чүлмәкне ватуын горурланып искә алды”. 

Ул вакытта Арча Сабантуенда көне буе яңгыр яуды. Әмма бәйрәм гөрләп барды. Россия Президентының Сабантуйда катнашучыларга якын итеп “Кадерле дуслар!” дип татарча мөрәҗәгать итүе күңелләрне күтәрде һәм мәйдан “Ур-ра!” тавышларына күмелде. Ил башлыгы үзенең котлау чыгышында: “Россиядә Татарстан иң уңышлы эшләүче регионнарның берсе, Арча районы Татарстанда иң алдынгылар рәтендә, диделәр. Ә менә Сабантуй колгасына ничек менәрсез икән, күрербез”, – дип шаяртты.

Ельцин мәйданда оештырылган һәрбер уенны кызыксынып күзәткәннән соң үзе дә чүлмәк вату уенында катнашырга теләк белдерде һәм бер сугуда ватты да...

Ул көнне барлык илләрнең телевидениеләре яңалыкларда Арча районы Сабантуен һәм Ельцинның чүлмәк вату күренешләрен кабат-кабат күрсәттеләр. Илбашының күзен бәйләгән тасма һәм чүлмәкне ваткан таягы истәлекле экспонатлар булып “Казан арты” тарих-этнография музеенда саклана. Ә чүлмәк китекләре юк иде әле, узган ел  ветеран-укытучы Флүзә Нураева шул вакытта үзенә бирелгән чүлмәк кыйпылчыгын музеебызга бүләк итте. Музейда Борис Ельцин Арчада дигән  экспозиция эшли, килеп карый аласыз. Екатеринбург (элеккеге Свердловск) шәһәрендәге  Борис Ельцин музеенда аның Арчада булуын дәлилләүче фотолар куелган. Музеебыз хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин аларны күреп, Арчабызның тарихка керүенә шатланып кайткан иде.

2008 елда Татарстан Президентының шәхси фотографы Михаил Козловский тарафыннан төзелгән “Борис Ельцин һәм Татарстан” дип исемләнгән фотоальбом басылып чыкты, анда Арча Сабантуенда кадрга алынган бик күп фотосүрәтләр урын алган. Бик күп газета-журналларда бу көн вакыйгалары яктыртылды, фотолары альбомнарда, китапларда урнаштырылды.

Инде һәркемне Борис Николаевичның күзен бәйләгән тасма кызыксындыра. Башта аңа бик югары таләпләр куелды, төсе турында күп бәхәсләр булды, журналистлар да төрлечә яздылар. Иң дөресе, ахырдан ул минем карамакка калды. Икенче мәктәптә укучы кызым дәү әнисенең файдаланудан калган куе яшел төстәге материалыннан өч бертөрле тасма тегеп бирде. Аларны аерым пакетларга салып әзерләдек. Иң кызыгы шунда, Сабантуй көнне ул тасмалар куелган урыннан юкка чыкты. Чәчләр үрә торды,  дигән мәкаль дөрес икән. Ул вакытта бит телефоннар да юк, кабат тектереп тә булмый, безгә мәйдан эченнән чыгып йөрергә дә ярамый. Мин аларны чишенү-киенү бүлмәсендәге тәрәзә төбеннән сөлгегә төрелгән килеш таптым. Менә инде 25 ел мин моңа җавап таба алмыйм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ил җитәкчесе белән  күрешү бәхетенә ирештем. Күзен бәйләгәндә каушатты билгеле, ул миңа караганда буйга озынрак, күзен катырак кысып бәйләгәнемне соңыннан гына аңладым. Борис Николаевич чүлмәкне уен таләпләренә туры китереп, җил юнәлешен ачыклап төгәл итеп башкарды.

Борис Николаевич Ельцинның Арча Сабантуенда катнашуы Арчаны дөньяга танытты.

Шәфигулла Гарипов,

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X