erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Җил-давылны җиңдек парлашып”

Васил Шәрәфетдинов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

9 сентябрьдә Арчада яшәүче Васил Шәрәфетдинов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Моннан өч ел элек Факия Шәрәфетдинова “Ел хатын-кызы” бәйгесендә катнашты. Биектауга кадәр килеп, сәхнәгә чыгып хатынына зур чәчәк бәйләме тапшырганы әле дә истә. Бигрәк тә аның ягымлы карашы, хатынына карата җылы мөнәсәбәте, горурланып иңнәреннән кочып алуы  күз алдынан китми.

– Гаиләдә Васил гомер-гомергә олы терәк һәм таяныч, балаларыбыз ихтирамына лаек әти, оныгыбызга үрнәк дәү әти булды. Тырышлыгы бушка китмәде, үз көче белән йорт җиткезде, агачлар утыртты һәм игелекле балалар үстерде. Мин аңа мең-мең рәхмәтле, – ди Факия ханым.

Васил Шәрәфетдинов Иске Төрнәле авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң армия сафларында хезмәт итә. Аннан кайтуга җиң сызганып эшкә тотына. Күңелен авыл хуҗалыгын күтәрү, җир кешесе булу теләге били аның. Егет Ростов өлкәсе Новочеркасск шәһәренең Мелиорация институтына читтән торып укырга керә. Диплом алып Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсендә инженер-мелиоратор булып хезмәт юлын башлый.

Шушы чорда районда барлык мелиорация эшләре – җир эррозиясенә каршы корылмалар төзү, сугарулы көтүлек җирләре булдыру, су куучы насос станцияләре, ясалма сусаклагычлар, сугару-киптерү системалары төзү киң җәелдерелә. Ул җитәкчелек иткән мелиорация оешмасы биш районга хезмәт күрсәтә, һәр яктан яхшы күрсәткечләргә ирешә, хезмәткәрләргә, эшчеләргә фатирлар төзеп бирү өстендә дә зур эш алып бара. Матди-техник база ныгытыла, яңа корылмалар алына. Үз эшенең остасы булуы белән Васил Шәрәфетдинов ихтирам казана, булдыклы оештыручы, үз кул астындагы кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга зур өлеш кертүче таләпчән, шул ук вакытта кешелекле җитәкче булып таныла.

Җитештерү өлкәсендәге югары уңышлары эзсез юкка чыкмый, аны тиз күреп алалар. Фоторәсеме республиканың “Мелиорация һәм су хуҗалыгы” Мактау тактасына эленә. Фидакарь хезмәте нәтиҗәсе буларак, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының, “Татмелиорация” Траст компаниясе җәмгыятенең, район хакимиятенең  Мактау грамоталары, “Татмелиорация” Траст компаниясе җәмгыятенең, “Татмелиоводхоз” идарәсенең, район башлыгының, “Водоканал-Сервис” ширкәтенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, Татарстан Республикасында мелиорация үсешенә керткән зур өлеше өчен көмеш билгегә лаек була.

Ә гаиләдә... Гаиләдә ул сөекле ир, яраткан әти һәм дәү әти. Факия ханым белән язмыш аларны үзе очраштыра һәм кавыштыра. 44 ел иңне-иңгә куеп матур гомер итәләр. Факия ханым лаеклы ялда да матур җырлары белән сәхнәне гөрләтә, иҗат белән шөгыльләнә, шигырьләр яза, ә Васил Габделфәртович аны сокланып күзәтә, горурлануын яшерми, үзе дә баянда уйный, җырлый.

– Шөкер Ходайга, начар яшәмәдек,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшәдек бер-беребезне аңлашып.

Кирәк икән, утны-суны кичтек,

Җил-давылны җиңдек парлашып.

Тазалык, саулыкта, иминлек-байлыкта,

Бәхет-шатлыкта яшик йөзгәчә,

80не дә, 90ны да, 100не дә

Яшәргә исәп, Ходай биргәнчә, – дип теләкләрен җиткерде иренә Факия ханым. Тормышың гөрләп барса, өендә тынычлык хөкем сөрсә, тигезлегең булса, балаларың куандырып торса, бәхет эчендә яшәсәң генә күңелгә шундый шигъри юллар килә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X