erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ил кушкан икән, барырга!

Узган җомганы аларга багышладым. Туган авылым Айван белән күрше Төбәк-Чокырча авылыннан махсус хәрби операциягә алынган ир-егетләрнең гаиләләрендә булып, хәлләрен белдек.

Иң беренче Төбәк-Чокырча авылына юл тоттык. Шушы авылдан өч ир-егет мобилизацияләнде. Аларның берсенең дә әти-әнисе исән түгел. Һәр авылның үз активисты булган кебек, иминиятләү агенты Гөлфия Рысаева авылдагы һәр яңалыкны белеп тора. Ярдәм кирәк булса, булышырга ашыга. Бу очракта да ир-егетләр: “Гөлфия апа, нишлик икән?” – дип киңәш сорап киләләр. “Ил кушкан икән, барырга! – ди Гөлфия апалары.  – Гомерең бетсә, тыныч тормышта да китеп барасың...”. Гөлфия ханым аларны үзләренә кунакка чакырып, өстәленә сый-нигъмәтләр куеп, рюкзакларын әзерләп, исәнлекләр теләп, үз машинасында хәрби комиссариатка менгезеп куя. Ә аларны биредә кабып киткән ипи  телемнәре көтә. Өйнең матчасында түгел, туңдыргычта. 

Егетләрнең хәлләрен Гөлфия апалары сорашып белеп тора. Сәламәтлеге буенча берсе Юрий Иванов (төзүче) бөтенләйгә авылга кайта, гомер теләп торган ипи кисәген ашап бетерә. Икенчесе Рамил Гатауллин (“Сафия” ширкәтендә эшли, тырыш механизатор) аягын авырттырып, хәзерге вакытта вакытлыча ялда. Өченчесе Дима Кәримов хәрби хезмәттә. Мәктәптә әйбәт укып, Ленинградта очучылар училищесына укырга керә. Аның абыйсы Сергей да шушы училищены тәмамлый. Хәзерге вакытта отставкада. Әти-әниләре Борис абый белән Татьяна апа бик тырыш кешеләр иде, алар бакчасында кыяр белән помидор иң беренчеләрдән булып өлгерә иде, дип сөйли авылдашлары. Мәрхүмнәр инде. Дима ике тапкыр ялга кайтып китә. Кайчандыр гөрләп торган йорт бүген бушап калган. Моңсу тәрәзәләре солдатны көтә... 
 

Айван авылыннан ике ир-егет махсус хәрби операциядә. Урам буйлап барабыз. Ринат Харисовлар капка төбендә балалар шау-гөр килә. Күңелле! Кайсы велосипедта, кайсы йөгерә-шаяра... “Бар да безнеке, – дип каршы алды әниләре Айгөл ханым. – Безнең алты бала. Олысы Руслан 23 яшьтә, узган ел 26 сентябрьдә махсус хәрби операциягә алынды. Аннан кече кызыбыз 18 яшьтә, педагогика көллиятендә укый, сентябрьдә кияүгә чыкты. Тагын 12 яшьлек кызыбыз, 9 яшьлек улыбыз һәм 5әр яшьлек игезәк малайларыбыз бар”. 

Руслан кечкенәдән актив
Руслан 4нче сыйныфка кадәр Айван мәктәбендә укый. Аннан укуын Арчаның 2нче мәктәбендә дәвам итә. “Арчаның 2нче мәктәбендә кадетлар классы ачылды бит, шуңа кызыкты, – дип сөйли әнисе Айгөл. – Гомумән, ул безнең актив бала. Волонтерлар төркемендә эшләде. “Форпост” оешмасында булды. Мәктәптән хәрби җыеннарда катнашты. Мәктәптән соң Арчаның гуманитар техникумына укырга керде. Ел ярым укыганнан соң армиягә китеп барды. Псков, Архангельск өлкәләрендә хезмәт итте. Сапер-машина йөртүче булып. Армия срогын әйбәт кенә үтеп кайтты. Ә ул махсус хәрби операциягә чакырачакларын белгән кебек көтте. Һәм ул көн килеп җитте. 2022 елның 26 сентябре... Алар авылдан Алмаз белән бергә киттеләр”. Алмаз Гәрәев өч бала әтисе. МЧСта эшләгән, “медбрат” булып махсус хәрби хезмәткә алынган. 
Алар киткәндә үк 5-6 малай берләшеп алалар. Берсе Каенсардан Фәнис. Әле менә яңа гына ялдан китеп барган. “И-и, ул башта киткән көннәр, – дип сөйләвен дәвам итте Айгөл. – Йокы капчыгы, хәрби хезмәткә яраклы аяк киемнәре, өс киемнәре кирәк... бернәрсә табып булмый. Авылдашыбыз Фәнис Әскаровка, авылдашларыбызга, Гөлфия апа Рысаевага бик зур рәхмәт. Фәнис барысын да оештырды. Авылдашлар төркеменә язды. Бергәләшеп йокы капчыгын да, киемнәрне дә таптылар. Русланга да, Алмазга да”.

Сугышчан батырлыклары өчен медаль белән бүләкләнә
Без кергәндә Айгөл Казанда бергә эшләгән хезмәттәше Венера апасы белән телефоннан сөйләшә иде. Мобилизациядәгеләргә акча күчерер идем, аларга ярдәмем тисә, бик риза булыр идем дигәч, Айгөл үзенең улы Руслан белән хезмәт итүче ялга кайткан Каенсар егете Фәнискә шалтырата. Аның ризалыгын алгач, Венера ханым Фәниснең картасына 15 мең сум акча күчерә. Арабызда менә нинди кешеләр бар! 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Руслан алгы сызыкта хезмәт итә. Без килгән көнне Айгөл өч көн инде  элемтә юк, диде. Андый вакытлар була икән. Соңыннан белештем, ниһаять, сөйләшә алганнар... Үземнекен үзем генә беләм инде, ди әнисе Айгөл. 
Руслан сугышчан батырлыклары өчен апрельдә “За боевое отличие” медале белән бүләкләнә. Айванның менә нинди кыю, батыр йөрәкле егетләре бар! Руслан без синең белән горурланабыз! Исән-сау бул! 

Алар ялгыз түгел!
Айгөл ярдәмчел, яхшы кешеләр турында бик рәхмәтле булып сөйли:  “Әфганстанда хезмәт иткән Ренат абый Зарипов исемнәре язылган посылкаларны безнең егетләр хезмәт иткән урынга алып барган иде. Йөрәгем шулай кушты, тыныч кала алмыйм, дип юлга чыккан. Кайткач, улыгыздан сәлам алып кайттым, дип өйгә килде, җанашым. Арча ипиен умырып-умырып тәмләп ашадылар дип, сөенеп кайтты. Шулай ук безнең авылдан Ришат Баһаветдинов сугышчылар янына кирәк-яракны алып барудан куркып калмады. Әле бер генә дә бармады. Җыйган әйберләребезне алып барып тапшыручылар булганга куанабыз, тирәбездә яхшы кешеләр күп, ялгыз түгеллекне аңлыйсың. Авылдашыбыз Фәнис Әскаров Арчаның 7нче мәктәбе коллективы, әти-әниләр белән исемле посылкалар җыйды. Арчаның 7нче мәктәбенең физкультура укытучысы Булат Гәрәев, Гөлфия Рысаева берәр нәрсә булса да алып җибәрерсез дип акча күчерделәр. Лилия апа Мангуткина, күршеләребез Русилә белән Рәнис Яһудиннар, Флера апа белән Хәләф абый Хафизовларга бик зур рәхмәт”. 
МЧСта эшләгән, хәрби операциядә батальонның медицина хезмәте җитәкчесе, зур бүләкләргә алган, өч ул әтисе  Алмаз Гәрәевның да өйләренә бардык. Хатыны, әти-әнисе өйдәләр иде. Алмазны авылдашлары бик мактады. Ярдәмчел, бик ачык, тәртипле  кеше, диләр. Өч улы да хоккейчы. Тырыш, матур гаилә. Алмаз исән-сау хезмәт итеп кайтсын!

...Кайтыр юлга чыктык. Авыл урамнары озата барды. Күз алдында Төбәк-Чокырча авылындагы ил сакчысы Дима Кәримовлар йорты янындагы күккә үрмәләгән биек каен. Ботаклары җилдә кыштыр-кыштыр килә. Нидер пышылдый, әйтә сыман... Гүя, улларыбыз исән-сау кайта күрегез, дип тели... Барыбызда да бер теләк: тынычлык! 

#ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

2
X