erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ил язмышын салып иңнәренә...

Бөек Ватан сугышы хатын-кызларыбызны төрле яктан сынаган. Сөяргә, сөелергә, бала табарга, гаилә учагын сакларга яратылган хатын-кызлар да кулларына корал алып, дошманнарга каршы барган, батырлыклар кылган, яу кырында ятып калган.

 

Тылдагы авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган өлкән апаларыбыз, әбиләребез бу чор турында күз яшьләренә буылмыйча сөйли дә алмый. Аерма шунда гына: алар өстенә дошман пулясы явып тормаган. Ә калганы...

Сугыш чоры хатын-кызларының күңеленнән үткән еллар гына авырлыкларны юып төшерә алмый шул. Өзгәләнә-өзгәләнә күргәннәре турында сөйләгән 90-95 яшьлек әбиләрне күреп йөрәк әрни. Бүген без алар белән аралаша, истәлекләре белән уртаклаша алабыз, тагын берничә елдан... Эх, бу хакта искә аласы да килми.

– Районда тормышлары сугыш еллары белән бәйле булган 560 кеше калды. Шуларның 19ы сугыш, 541е тыл ветераны һәм һәлак булганнарның тол хатыннары. Соңгы ветеранны соңгы юлга озату көне дә килеп җитәчәк. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан күп чара хәзер шул теманы үз эченә алачак һәм шушы 560 кеше аларның төп геройлары булачак, – диде район башлыгы урынбасары, “Мәрхәмәт-Милосердие” депутат хатын-кызларның район берләшмәсе җитәкчесе Гөлнара Гарипова.

– Ветераннарны барлый, алар белән аралаша, мәгълүматлар туплый алабыз икән, без бәхетле. Тарихыбыз бу һәм без аны киләчәк буынга калдырырга бурычлы, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов.

Узган атнада район хатын-кызлар советының киңәйтелгән утырышында сүз шул хакта барды. Анда “Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел...” (“У войны не женское лицо...”) дигән социаль-гуманитар проектны тәкъдир итү булды. Әлеге проектның оештыручысы – “Мәрхәмәт-Милосердие” Татарстан Республикасы Дәүләт Советының депутат хатын-кызлары берләшмәсе, республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре буенча, Сәламәтлек министрлыклары, “ТАТМЕДИА” республика агентлыгы һәм башкалар.  Максаты – сугышта катнашкан, тылда эшләгән хатын-кызларыбыз, сугыш чоры балалары батырлыклары турындагы истәлекләрне барлау, алар турында кайгырту, киләчәк буынны патриотик рухта тәрбияләү. 

– Бүгенге утырышта депутатлар, мәктәп директорлары, мәдәният хезмәткәрләре, төрле оешмалар җитәкчеләре катнаша. Һәркем бу чараның нинди дәрәҗәдә мөһим булуын аңларга тиеш, – диде Гөлнара Гарипова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Арча үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әлфия Галимова, Арчаның 1нче мәктәбе директоры урынбасары Люция Ибәтуллина, Арча шәһәр Советы депутаты Рәмзия Хәмидуллина, Арча Мәдәният йортының әйдәп баручы белгече Лилия Дәүләтбаева сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән нинди эш алып барулары турында сөйләделәр.

– Бездә хәтер эстафетасы, буыннар арасында элемтә, күп еллардан бирле килгән традицияләребез бар, – диде Люция Ибәтуллина.

– Сугыш чорындагы юк ителгән китапханәләрнең саны дистәләгән меңнәр белән исәпләнә. Әмма китапханәчеләр югалып калмаган, иңнәренә сумка асып, сугышчыларга китап өләшеп йөргәннәр. Кайберләре сугыш кырында ятып та калган, – диде Әлфия Галимова. – Ветераннарыбыз һәрчак игътибар үзәгендә. Китапларны өйләренә илтеп бирәбез, алар өчен төрле чаралар оештырабыз.

– Сугыш һәм хатын-кыз бер-берсенә бөтенләй тәңгәл килми. Әмма хатын-кыз кирәк икән утка да керә, барган җирдә атны да туктата. Әле шундый бер мәгълүматка тап булдым. Пашкау урманында “Катюша” дивизиясе булып оешып, районнан 246 хатын-кыз сугышка чыгып киткән булган. Аларның күпмесе исән кайткан, күпмесе ятып калган? Ул хакта билгесез. Бәлки, туганнары беләдер? – диде Альмира Гатауллина. – Минем тәкъдимем бар – 560 хатын-кыз турында мәгълүмат туплап, китап чыгарырга, шулай аларның исемнәрен мәңгеләштерергә иде. Моннан тыш, 9 Майда демонстрация вакытында “Үлемсез полк” артыннан тыл ветераннарының да портретларын алып чыгарга тәкъдим итәм.

Аның бу тәкъдимнәре кабул ителде. 560 тыл ветераны һәм сугыш чоры баласы турында материаллар туплау мәгариф оешмаларына тапшырылды, проект буенча бурычлар кабул ителде. Проектны тормышка ашыру өч этапта барачак һәм 2021 елның 9 маена кадәр дәвам итәчәк.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X