erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илдә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ункөнлеге бара

Районда педагог Фәрит Минхәировны белмәгән кеше юктыр. Ул әзерләгән туризм һәм бочче командаларының җиңүләре турында гел ишетеп һәм язып торабыз. Без Фәрит Фәтхиевичны редакциягә кунакка чакырдык.

–15 минут кына вакытым бар, – диде кунагыбыз. – Укучылар сараенда сәгать 10да бочче уйнаучы егет, кызларыбызны очрашу көтә.

Ул арада телефоны шалтырый. “Әнә, балалар шалтырата да башлады”, – дип яратып әйтеп куйды ул.

Сүзне Фәрит Фәтхиевичның исемнәреннән башлыйк әле. Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, Россиянең физик культура һәм спорт отличнигы, Халык мәгарифе отличнигы, балалар һәм яшүсмерләр туризмы профессоры! Без: “Ничек профессор булдыгыз?” – дигән сорауны бирмичә кала алмадык. “Россиядә “Турист дистанциядә” дигән методик китабым белән җиңүче булдым. Шулай ук Россиядә иң беренче булып туризм буенча зал ярышлары уйлап табучы буларак танылдым. Татарстанда иң яхшы туризм тренеры. Хезмәтләрем югары бәяләнде, профессор исеме бирделәр”.

Иң яраткан һөнәрем туризм. “Аны яратмый буламыни?! – диде ул. –Рюкзагыңны асып, сәяхәткә чыгып киткәч, төймәң төшсә, анда әби, әни юк, үзең тагарга өйрәнәсең. Ашарга пешерергә, табак-савыт юарга, агач-богач җыярга, учак көйрәтергә, иптәшлекне аңларга, табигатьне яратырга, авырлыкларны җиңәргә – күп нәрсәгә өйрәнә бала. 4–9 сыйныф укучылары белән эшлим”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әкренләп сүз боччега күчте. “2013 елда оештык без, – дип сөйләде Фәрит Фәтхиевич. – Крутушкага бочче ярышын карарга гына барган идем, югыйсә. Сәламәтлегем буенча үзем дә 2нче төркемдәге инвалид мин. 2010 елда инсульт булды, 2011 елда йөрәгемә җитди операция ясаттым. Бүген миңа 66 яшь. 2013 елда районда инвалид балалар белән бочче секциясе оештырырга уйладым. Һәм башлап җибәрдем, җиңел булмады. Район социаль яклау бүлегеннән исемлекне бирделәр. Шул исемлекне тотып, хәрәкәтләре чикләнгән балаларга чыгып киттем. Төймәгә басам, ишекне ачалар, ә анда мин – таныш түгел кеше басып тора. Менә шулай.., команда җыям, мин әйтәм. Түләүлеме, дип сорыйлар. Юк, бушка дим, шалт итеп ишекне ябып куялар. Аферист, дип уйлаганнардыр инде. Ничек инде, мөмкинлеге чикләнгән бала белән бушка шөгыльләнсеннәр, ди?! Башта бушка, аннан акча сорар! Белеп алгач, риза булдылар. Бочченың туплары кыйммәт тора. Киттем спонсорлар эзләп. “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевка кердем. Изге эш белән йөрисең икән дип, Рафаэль Әдһәмович ярдәм итәргә риза булды. Ул вакытта бер комплект 10 туп 17 мең сум тора иде, хәзер 30 мең сум. Ике комплект туп алып бирделәр. Рәхмәт. Бүген секциядә 8 бала шөгыльләнә. 2шәр сәгать атнага өч тапкыр. Яраталар. Бердән, алар дөньяга чыга, иптәшләре белән аралашалар, икенчедән, бочче кызыклы һәм файдалы уен, баланың начар хәрәкәтләнгән кулы һәм башы да яхшырак эшли башлый һ.б.

Тора-бара начар хәрәкәт-ләнгән кулның кашык тота алуы һәм баланың шул кул белән ашый башлавы – менә бу чын җиңү! Аларның үзләренең интернетта “Арча бочче” төркеме бар. Әле менә күптән түгел Рамил Шәрәфетдинов Россия чемпионы булды.

Без “йөрәк” турында да сүз кузгаттык. “Балаларның иртәгә дә киләбезме, дип сораганына, юк, дип әйтә алмыйча, атнага ике генә көн шөгыльләнәсе урынга 5-7 көн рәттән бирелеп эшләүләр, күрәсең, йөрәккә көч китергән...”

Фәрит Фәтхиевич  очрашуга ашыкты. Ә без Көтек авылыннан Фәния ханым белән элемтәгә кердек. “Боччега кызыбыз Зәринә йөри, – дип сөйләде ул. – 4-5 еллап бар инде. Үзем машинада. Атнага өч тапкыр килергә тырышабыз. Балага иң мөһиме иптәшләре белән аралашу. Тренер Фәрит Фәтхиевичны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Ул үзе дә балаларны ярата, алар белән сөйләшә, аралаша, һәркайсына шәхси якын килә белә. Нәтиҗәләрне күреп сөенәбез. Бик зур рәхмәт”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X