Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Илдар Гыйльметдинов : "Мин сезгә тагын нинди файда китерә алачагым турында уйладым"

    " Сезнең алда чыгыш ясар алдыннан мин районга нәрсә белән файда китерүем һәм киләчәктә депутат булып сайланган очракта нинди файда китерә алачагым турында уйладым" , - диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов бүген "Бердәм Россия " партиясе праймеризында Арча сайлаучылары белән очрашканда.

     

     

      "Шәһәргә тагын бер мәктәп кирәк"

    - Арчада әле ике сменалы укыту проблемасы бар. Димәк шәһәрдә тагын бер мәктәп салырга кирәк. Биредә яңа спорт корылмасы төзү дә көн кадагында. Районда юллар мәсьәләсе дә киске  торганын беләм. Бүген үк шәһәрнең 30 урамына асфальт җәясе бар. Бассейнга ремонт таләп ителә, проектына акча табылды,төзекләндерүне дә башкарып чыгарбыз.    

          "Яңа Кенәрдә кәефем кырылды"

    - Берничә көн элек Яңа Кенәрдә хастаханәдә дә, ябылган тернәкләндерү үзәгендә дә булдым. Мондагы менә дигән бинаның ябык торуын күреп кәефем кырылды. Халык та,аеруча ветераннар аның ябылуыннан зарлана. Без администрация белән бу турыда министрга хат язып барырга килештек. Кирәк икән мин Президентка  да мөрәҗәгать итәчәкмен. Бу бина буш торырга тиеш түгел , - дип борчылуын белдерде депутат. - Гомумән, безгә башлангыч медицина хезмәте күрсәтү өлкәсенә : авылларда ФАПлар,амбулаторияләр төзү, авыруны кисәтү , халыкны диспанцеризацияләүгә игътибарны юнәлдерергә кирәк. Бу өлкәдә кадрлар мәсьәләсен дә чишә алган юк. Миллион сум биреп тә авылга табибларны җәлеп итә алмыйбыз. Димәк, торак белән бушка тәэмин итүне хәл итәргә, медицина буенча максатчан укыту механизмын да камилләштерергә кирәк.

    Реклама

       "Бу программа алданрак кирәк иде"

    - Без федераль дәрәҗәдә 12 программаны гамәлгә ашыра башладык. Шулар арасында "Авылны комплекслы үстерү" дигәне аерым игътибарга лаек. Аны , әлбәттә , моннан ун еллар элек үк башларга кирәк булган. Ул вакытта әле авылда яшьләр күбрәк иде. Программада авылда социаль объектларны төзү , булганнарын төзекләндерү каралган. Хәтта авыл хуҗалыгы берләшмәләре үзләренә кирәкле белгечләрне укыткан өчен сарыф иткән чыгымнарның 90 процентын кайтарырга да мөмкин

             "Авыл пенсионеры аз ала"

    - Халык белән очрашуларда авылда яшәүчеләрнең  пенсияләрен арттыру турында мөрәҗәгатьләр күп була. Дөрестән дә, авыл пенсионерлары аз ала. Шуны исәпкә алып без авыл хуҗалыгында аерым профессияләр буенча 30 ел стажы булганнарның пенсиясен 25 процентка арттыру турында закон кабул иттек. Хәзер инде, мондый пенсионерларның бүген кайда яшәвенә карамастан, бу өстәмәне түләү турында закон проекты әзерләдек.

          "Миңа мәгариф  аеруча якын"

    - Укытучы буларак миңа мәгариф өлкәсендәге проблемалар аеруча якын. Татар телен укыту мәсьәләсендә килеп чыккан вәзгыять һәрберебезгә таныш. Хәзерге вакытта Федераль реестрга  татар телендәге 38 дәреслекне кертүгә ирештек. Без балаларны татар телен өйрәнүгә кызыксындыру юлларын да эзлибез. Мин бездә педагогика институты бетерелүенә бик борчылам. Ул халкыбызның милли мәгариф кадрлары әзерләү үзәге иде. Безгә укытучы булырга теләүчеләрдән чын мөгаллимнәр әзерли торган югары уку йорты бик кирәк.

         

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: