erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Илгизәр Рәхимов: “Акчарлаклар иртә кайтты, су күп булыр”

Көтеп карыйк.

Быел кышын иң җылы көне дип 25 гыйнвар, иң салкыны дип 23 февраль теркәлгән. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйтте. Ул шулай ук быел карның күп булуына да тукталды. – Казанда ел саен кар биеклеге арта. Быел бездә кар тулысынча апрельдә эреп бетәчәк, – ди ул. – Декабрьдә Казанда явым-төшемнең нормага тулып җитмәве күзәтелде. Гыйнвар һәм февраль айларында кар явып китте, ә менә март ае явым-төшемнәр нормасын тутыра алмый. Май аенда республикада явым-төшемнең аз булуы көтелә.   КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире — профессор Юрий Переведенцев исә яңгырсыз май өчен борчыла.   – Май-июнь айлары – алар авыл хуҗалыгы өчен аеруча мөһим айлар, чөнки бу вакытта вегетация чоры башлана. Иң куркынычы — май аенда яңгырлар җитмәве. Икенче яктан караганда, быел бездә зур кар запасы бар. Яз җылы килсә, кар эреп елгаларга агачак.Әгәр яз гадәти, яңгырлы яки озакка сузылса, дым туфракка китәчәк, – ди ул.   Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев та, майның коры, июнь аеның яңгырлы булуын фаразлаган иде. – Чын яз апрель башында киләчәк, – диде ул.   Белгечләр дә көннәрнең матур торасын фаразлый. Иртәгәдән кояш та җылы нурларын кызганмаячак. Апрель аенда исә, көннәр тагын да җылытачак. Юрий Переведенцев болай торса, су басу да ихтимал, ди.   Ә менә КФУ профессоры, орнитолог Илгизәр Рәхимов та үз күзәтүләреннән чыгып, быел су күп булыр, ди. Баксаң кара каргадан алдан акчарлаклар кайткан. Алар иртәрәк кайтса, су күп булачак икән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32518

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X