erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ИлГәрәй Гәбдерәхим турында: "Күңелдә бер үкенеч калды"

Җырчы ИлГәрәй белән журналист Гәбдерәхим бик якын дуслар булган. ИлГәрәй аның арабыздан китүе турында “һаман йөрәк ышанмый”, ди.

“2001 елда мин Габдерәхим, ягъни Рөстәм белән таныштым. Әйе, миннән өлкән кеше булса да, мин аңа яшьтәш сыман Рөстәм дип әйтә идем, чөнки аңа шулай эндәшү ошый иде, күңелләре күтәрелеп китә иде.

Мин Рөстәмгә гомер буена рәхмәтлемен! Ул мине “Курай” радиосына алып килде һәм 10нчы сыйныфта укыган вакытта аның ярдәме белән минем җырларымны халык таный башлады.

2004 елда "Илназ, дустым, безнең радиода Илназ исемле җырчылар күбәеп китте, әйдә сиңа яңгырый торга сәхнә исемен уйлап табабыз!"- дип тәкъдим ясады. Мин шатланып аның белән килештем һәм башыма килгән иң беренче исемне әйттем – Илгәр! Габдерәхим: "Во, шәп, ләкин бик яңгырамый, әйдә "әй" өстибез!" - диде. Шул көннән мин ИлГәрәй булдым!

Баксаң, без Рөстәм белән 20 ел таныш булганбыз... Шушы 20 ел эчендә радиода бергә эшләүләр, бер-беребезгә үпкәләүләр, ачу чыккан вакытлар да, дуслашулар да, авыр чакта ярдәм кулы сузган чаклар да күп булды!

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Габдерәхим әти авырганын белгәч, иң беренче булып аның хәлен белергә ашыкты, әтиемә зәм-зәм суын алып килде. Ул әти белән бик дус иде! Габдерәхим үз яшен миңа беркайчан да әйтми иде. Гел яшьтәш булып, яшь булып калырга тырышты. Аңа әтигә кебек нибары 56 яшь булганын, мин аның кабере янына килгәч кенә белдем.

Тик күңелдә бер үкенеч калды. Аның әтинең кабере янына кайтып дога кыласы килде... Ләкин, тагын шул эш дип, вакыт дип, мин аның бу үтенечен үти алмадым. Хәзер сез очрашып, әти белән сөйләшеп утырасыздыр...

Хуш, Габдерәхим. Тыныч йокла... Каберең нур белән тулсын. Амин!” - дип язган ИлГәрәй.

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilgry-gbderkhim-turynda-keld-ber-kenech-kaldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X